Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кощак мәктәбенең иң яхшы укучыларын бүләкләделәр

Чара авыл мәдәният йорты сәхнәсендә оештырылды.

Кощак авылы мәдәният йортында “Йолдызлы сәгать” мәктәп фестивале узды, анда педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп директоры Лилия Хәсәнова сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, һәркем гений була алмый, әмма анда катнашучыларның һәркайсы – Кощак авылы йолдызы. Ә аның никадәр яктырак януы кешенең үзеннән тора.

– Мәктәп фестивале – залда утыручы һәркемнең үзенчәлекле, кызыклы булуының дәлиле. Педагогларга аерым алкышлар, чөнки алар гади кешеләр түгел, алар үз тәҗрибәләрен буыннанбуынга тапшыралар. Ә без балалар өчен эшлибез һәм иҗат итәбез, – дип билгеләп үтте ул.

Чара иң яхшы укучыларны бүләкләү тантанасы белән үрелеп барды. Яшь армияче һәм мәктәп активисты Эдуард Дмитриевка истәлеккә хәрби хезмәткәрнең сәгатен тапшырдылар. Башка балаларны төрле номинацияләрдә грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Шунда ук олимпиадачыларны әзерләгән педагогларны билгеләп үттеләр, алар – Нина Павлова, Светлана Каплевская, Юлия Карнаух, Адиль Бурнашев.

“Ел укучысы-2024” дип тугызынчы сыйныф укучысы Игорь Цыкин һәм унынчы сыйныф укучысы Софья Михайлова танылды. Башлангыч сыйныфлар арасында Любовь Евстафьева, югары сыйныф укучылары арасында Лилия Батталова “Ел сыйныф җитәкчесе” дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса