Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләр эшләп торачак, укулар өзелмәячәк

Безнең районда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына өч мәктәп кертелде. Болар: район үзәгенең 1 нче, 2 нче мәктәпләре һәм Шәле башлангыч мәктәбе.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында республикада белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча системалы эш оештыру бурычы куелган.
Татарстанда 3 ел дәвамында 30 ел файдалану вакыты белән 780 нән артык мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. 2012 елга республикада гомумбелем мәктәпләренә капиталь ремонт ясау объектлары исемлеге расланды. Быел 1 миллиард 548,5 миллион сумга 154 муниципаль мәктәп ремонтлау планлаштырыла. Программа средстволарына дүрт эш башкару каралган: түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алмаштыру, эчке инжеенерлык коммуникацияләрен (электр, канализация, суүткәргеч, җылыту), ишекләрне ремонтлау.
Безнең районның шушы мәктәпләрендә ремонт эшләре башланды инде. 2 нче мәктәптә түбә алыштыру эшләре төгәлләнде, янкорма төзелеше актив алып барыла. Бу файдалы мәйданны арттыру мөмкинлеген тудыра - бер бинадан икенче бинага күчү авырлыклары юкка чыгачак - янкорма төп уку бинасы белән ашханәне тоташтырачак һәм әлеге аралык җылы булачак.
Питрәчнең 1 нче мәктәбе узган гасырның 60 еллары урталарында төзелгән. Әлбәттә, монда, бу елларда ремонт эшләре үткәрелгән, әмма шушындый зур күләмдәгесе беренче тапкыр. Төзүчеләр фасад янындагы тәрәзә рамнарын алыштыруны төгәлләгән.
Монда ремонт эшләрен "Фирма Универсал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзелеш оешмасы төзүчеләре (җитәкчесе Рамил Илдус улы Шәйхетдинов) алып бара. Барлык төр эш дәресләрдән соң, ял һәм бәйрәм көннәрендә үткәрелә. Шулай булгач, укуда өзеклекләр булмый, балалар иминлеге, куркынычсызлыгы да тәэмин ителә.
Бер үк вакытта башка бина түбәсе дә реконструкцияләнә.
Алда башкарасы эшләр күп булуга карамастан, төзүчеләр әлеге объект ремонтын 20 августка төгәлләргә ниятләп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса