Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучылары хәрби һөнәрләр белән танышты

Мондый очрашулар республиканың унбер районында узачак

Бүген Питрәч районы укучылары хәрби һөнәрләр белән таныштылар.

Ярославль һава оборонасы югары хәрби училищесы вәкиле булачак абитуриентларга хәрби карьера перспективалары турында сөйләде.

Ярославль хәрби училищесы - Россиядә танылган уку йорты, ул кораллы көчләрнең команда составы өчен кадрлар әзерли. Анда егетләр дә, кызлар да укый ала. 

- Хәрби һөнәрдән тыш, һәр чыгарылыш укучысы инженер белгечлеге дә ала. Моннан тыш, психолог, тәрҗемәче һәм машина йөртү таныклыгына укырга була. Курсантларның стипендиясе - 13 500 сум. Аерым казанышлар, физик әзерлек өчен стипендия арттырыла. Стипендиянең максималь күләме 25 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, - дип сөйләде майор Сергей Кириченко. 

Питрәч укучылары өчен бу тема актуаль булып чыкты. Ел саен безнең районнан бер генә булса да абитуриент хәрби белгечлекне сайлый. Узган ел бер егет Михайлов хәрби артиллерия академиясенә укырга кергән. Ике ел элек Царево кызы Советлар Союзы Герое А.К. Серов исемендәге Краснодар югары хәрби авиация очучылар училищесына укырга кергән. 

Чара Питрәч районы хәрби комиссариаты ярдәме белән икенче мәктәп базасында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса