Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучылары “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә зур җиңүләргә иреште

2016 елның 20 ноябрендә безнең Татарстан Республикасында "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенә старт бирелгән иде.

Максаты Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы балалар һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү, Россия халыклары традицияләрен дәвам итү, милли кыйммәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелде.

Бәйгедә һәркем катнаша ала иде. Ул "Хореография", "Халык вокалы", "Халык ансамбле", "Инструментлар ансамбле", "Нәфис укылыш", "Мода театры" кебек номинацияләрне үз эченә алды. Бәйгедә катнашу өчен, сәләтле баланы табу һәм әзерләү бурычы куелган иде. Эшнең беренче адымы - сәләтле балага үзенә туры килердәй номинацияне сайларга ярдәм итү, чыгыш ясарга өйрәтү, мәктәп туры бәйгесендә җиңгән бала чыгышын әлеге чараның эмблемасы астында видеоязмага төшереп, заявканы район турына тәкъдим итү.

Бәйге бик күп көч сорады, сынау катлаулы булды: I - мәктәп, II - район, III - зона, IV - республика турларын узу таләп ителде. Ярыш ике төрле яшь аралыгында барды: кече төркем - 9-12 яшь, икенчесе 13-15 яшькәчә.

1 апрельдә Казан шәһәрендәге "Балалар академиясе" балалар иҗаты үзәгендә Республика балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең "Без бергә" бәйгесе зона этаплары ачылды. Әлеге чараны ачуда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров катнашты. Бәйге 1-30 апрель көннәре аралыгында 8 зонада (Казан (№20 нче А.Алиш исемендәге гимназия), Яр Чаллы, Түбән Кама, Буа, Чистай, Әлмәт, Азнакай, Кукмара) эшләде. Питрәч районы Казан зонасында ярышты. Ул 1 нче апрель көнне үзды. Анда район туры бәйгеләрендә җиңгән укучылар чакырылды. Безнең районнан зона ярышларында Питрәчнең №1 нче һәм №2 нче, Кощак, Иске Шигали, Ф.А.Сафин исемендәге Шәле, Богородск, Керәшен Сәрдәсе урта мәктәпләреннән 78 бала катнашты. Әйтергә кирәк, бу балаларның күбесе культура өлкәсендә һөнәри белгечлек үзләштергән тәҗрибәле хезмәткәрләр белән эшләүчеләр иде. Питрәч №2 нче һәм Керәшен Сәрдәсе укучыларын гына укытучылары әзерләде.

Финалга "Халык ансамбле" номинациясендә (вокал-хореография композициясе, кече төркем - 9-12 яшьтә) Кощак урта мәктәбе «Загудница» фольклор студиясе "Яз темасына җырлы-музыкаль композиция" белән - I, "Халык вокалы" номинациясендә (соло, кече төркем - 9-12 яшьтә) Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбеннән Марина Морозова "Җаный" керәшен халык җыры белән - I урын, "Хореография," номинациясендә (13-15 яшькәчә икенче төркемдә) Иске Шигали мәктәбеннән "ЮЛDANCE" төркеме "Ах, Барыня" биюе I урын белән чыктылар.

4 май көнне финалга үтүче конкурсантларны Казанның мәдәният институты культура хезмәткәрләре тагын бер кат энә күзеннән уздырды. Нинди генә милләт вәкиле балалары юк иде биредә!

Без, филгеле, финалны зур түземсезлек белән көттек. Ноябрьдән майга кадәр зур сынаулар үттек. 1-30 апрельләрдә узган зона этапларында Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Буадан, Чистайдан, Әлмәттән, Азнакайдан, Кукмарадан, Республика муниципаль районнарыннан 3500дән күбрәк укучы катнашты. Бәйгенең финал этабына укучылар, республика гомум белем бирү оешмалары коллективлары, фестивальнең зона этабының I дәрәҗәдәге лауреатлар һәм җиңүчеләр чакырылды. 600 иҗат коллективы, шул исәптә, Татарстан Республикасының 42 муниципаль районының һәр яшь группасында 6 номинация ("Хореография", "Халык вокалы", "Халык ансамбле", "Инструментлар ансамбле", "Нәфис укылыш", "Мода театры") буенча 1 урын алган 800 гомум белем бирү оешмаларының иҗади коллективлары катнашты. Гала концерт Казан шәһәренең Идел буе физкультура һәм спорт академиясе концертлар залында үтте. "Юлданс" төркеме - I дәрәҗә, "Загудница" - II дәрәҗә дипломантлар булдылар.

Нәтиҗәдә безнең укучы да дипломант булды. Без, әлбәттә, бик шатландык. Нинди зур Татарстан Республикасының кечкенә генә керәшен авылы баласын күреп алган, безне зур сәхнәләргә күтәргән жюри әгъзаларына, районда бәйгене оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез.

Бәйге күңелләрдә онытылмаслык якты хисләр калдырды. Билгеле, безне дулкынландырган тагын бер мизгел - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улының катнашучыларны котлавы булды. "Мин сезнең белән горурланам, укучылар. Без халык традицияләрен дәвам итәргә, сакларга, бәяли белергә, аны буыннарга тапшырырга тиешбез. Әлбәттә, сезне җиңүгә алып килгән тәрбиячеләргә, укытучыларга да рәхмәтем зур. Аларның тырышлыгы белән әлеге бәйге шушындый югарылыкка иреште. Без бергә. Бәйге икенче тапкыр зур масштабта үтте. Һәм ул ел саен ныгый, байый. Киләчәктә дә дус, тату яшик. Иҗади уңышлар сезгә!" - диде Энгель Нәвапович. Ә безгә тагын да тырышырга кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса