Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәктәпләрендә Беслан фаҗигасе истәлеге көненә сыйныф сәгатьләре үткәрделәр

Очрашу барышында иминлек мәсьәләләре дә күтәрелде

Беслан фаҗигасе истәлеге һәм Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә бердәм сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.

Районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Валентина Урысова район үзәгендәге ике мәктәптә булды һәм ни өчен Беслан фаҗигасен истә тотуның мөһимлеге турында сөйләде.

Беслан мәктәбендә 1100дән артык кеше террорчылар тарафыннан тоткынлыкка алынган коточкыч вакыйгаларга 19 ел вакыт узган. Алар тарафыннан 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булган.

– Бу вакыйгалар турында хәтер беркайчан да күңелләребездән китмәячәк һәм без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. Чараның төп лейтмотивы булып теләктәшлек хисе уяту һәм яңа бәла-казага юл куймау теләге тора. Очрашу барышында иминлек мәсьәләләре дә күтәрелде, – дип билгеләп үтте Валентина Исаковна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антитеррор террорчылыкка каршы