Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Быел Питрәч районында 8,5 мең кеше диспансерлаштыру узган

Аны 18 яшьтән башлап теләгән һәркем үтә ала.

Быел районда 8,5 мең өлкән яшьтәге кеше диспансерлаштыру узган. Аны 18 яшьтән башлап теләгән һәркем үтә ала. 39 яшь тулганчы, сез өч елга бер тапкыр, ә яшегез 40тан узса ел саен сәламәтлегегезне тикшерә аласыз.

Күп кенә авырулар озак вакыт үзләрен сиздерми, ә бу бик куркыныч. Кешеләр еш кына симптомнарга игътибар итмиләр. Эч авыртса – ярамаган ризык ашаганмындыр, баш авыртса – аз йоклаганнан, кан басымы күтәрелсә - магнит давылларыдыр, дип үзүзләрен тынычландыралар. Ә бит бу симптомнар куркыныч авырулар сигналы булырга да мөмкин. Мәсәлән, организмда яман шеш барлыкка килүен кайберәүләр дүртенче стадиягә кадәр сизми. Диспансерлаштыруның максаты – төрле тайпылышларны иртә ачыклау.

Диспансерлаштыруга килгән һәркемнең башта бил әйләнәсен, ботларын, буен һәм авырлыгын үлчиләр, электрокардиограмма, флюорография ясыйлар, аннары гомуми, биохимик анализга кан алалар, пациентны терапевт тикшерә. Яшенә карап, тикшерүләр исемлегенә маммография, яшерен канга кал анализы, онкоцитология кертелә. Әгәр нормадан тайпылышлар булса, пациентны кирәкле табибка җибәрәләр. Гади процедура лар нәтиҗәсендә кайвакыт төрле авырулар ачыклана. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә пациентлар, ачык тышкы билгеләре булмау сәбәпле, алар турында хәтта шикләнмиләр дә.

Закон буенча поликлиникага барыр өчен диспансерлаштыру көнендә хезмәткәр ял алырга хокуклы. Питрәч хастаханәсендә аерым 105 нче медицина профилактикасы кабинеты бар, бу чиратлар булдырмау өчен яхшы, теләгәннәр шунда мөрәҗәгать итә ала, яисә участок терапевтына яки регистратурага бара.

– Диспансерлаштыруны бер көндә уздырырга тырышабыз, 60 процент очракта бу барып чыга. Максимум, ике-өч көн вакыт китә, – дип сөйләде Питрәч район үзәк хастаханәсе табибының амбулатор-поликлиника эше буенча урынбасары Ләйсән Корбанова. – Бу күбесенчә безнең маммография җайланмасы булмау белән бәйле, аны районга алып киләләр. Тиздән үзебезнең маммография җайланмабыз булачак. Шуңа күрә, киләчәктә диспансерлаштыруны бер көндә үтеп бетерү мөмкинлеге булачак: пациентлар барлык тикшеренүләрне килгән көнне үк узачаклар. Аннары пациентны тикшерү нәтиҗәләрен җиткерү һәм дәвалауның алга таба тактикасын билгеләү өчен кабул итүгә чакыралар, – дип билгеләп үтте Ләйсән Салаватовна.

Ул билгеләп үткәнчә, чир никадәр иртәрәк ачыкланса, аны уңышлы дәвалау мөмкинлеге шулкадәр зуррак. Шуңа күрә һәр кешегә диспансерлаштырудан читтә калмаска кирәк. Үзегезне сәламәт дип санасагыз да, барысының да тәртиптә булуына инану һәм тыныч йоклау өчен тикшеренү беркайчан да артык булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса