Үзең белән документлар булу зарур.
«Царево» торак комплексында һәм аның тирәсендә яшәүчеләр өчен бүген, 28 июльдә микрорайонда күчмә флюорография эшли.
Тикшерү 8:00дән 14:00гә кадәр Муса Җәлил урамы, 1а адресы буенча үткәрелә.
Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булу зарур.
Флюорография туберкулезны, үпкә яман шешен һәм озак вакыт симптомсыз уза торган ялкынсыну процессларын иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә.