Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Кышны озатабыз, язны каршылыйбыз

Озын ял көннәрендә районда Май чабу бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Тәмле коймаклар, күңелле уеннар һәм, әлбәттә инде, кыш белән саубуллашу - районның һәр авылында узды. Питрәчлеләргә Май чабу атнасының нинди күңел ачулары, традицияләре күбрәк ошый икән? Бу сорауга җавапны районның барлык бәйрәм мәйданнарында ишетергә мөмкин булды.

Кайбер авыл җирлекләрендә халык буран булуга да, табигать көйсезлекләренә дә карамастан, Май чабуда рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Ә инде Май чабу атнасының соңгы көнендә иртәдән кояшлы, шатлыклы булды, көн буе әкияти матурлык хөкем сөрде. Хәтта язгы кояш нурлары җылылыгыннан күңелләр яктырып, җылынып китте. Көн дәвамында Питрәч наратлыгында район бәйрәмендә күңелле музыка тынып тормады, әлбәттә инде, монда биеми калу мөмкин түгел иде. Якшәмбе көнне май чабу бәйрәменә урман стадионына килүчеләрне җыр белән генә түгел, ә кайнар коймаклар белән дә каршы алдылар. Аларны сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе пешекчеләре әзерләгән иде.
- Безнең коймак пешерүнең тикшерелгән үз рецетыбыз бар, - диде елмаеп пешекче Ольга Хәсәнова, ул бу сыйларны хезмәттәше Лидия белән әзерләгән. - Мин өйдә дә коймакны шулай пешерәм. Өйдәгеләр аны бик яратып ашый. Гадәттә, аларны мәктәптә дә пешерәбез, шулай булгач, бу безнең өчен гадәти эш.
Аеруча коймаклар балаларга бик ошады, палатка янында майлы, кояш сыман коймакларны татып карарга теләүчеләр зур чират хасил итте.
- Мин май чабуны яратам һәм, әлбәттә инде, коймакларны, алар шулкадәр тәмле, - диде икенче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучысы Ильяс Шакиров. – Конкурсларда катнашырга телим, миңа монда бик ошый, мин мондый бәйрәмнәргә еш киләм. Менә дусларым белән кышны озатырга килдем, яз җитүен телибез.
Халык күңел ачулары төрле булды. Иң яратканнары – аркан тарту, итек ыргыту һәм, әлбәттә, утын кисү. Монда җылынасың да, үзеңне күрсәтеп һәм сынап та була.
- Кәефләр яхшы, - ди катнашучыларның берсе Василий Ишимов. – Тәҗрибә бар, без бит авыл кешеләре, үзебезне күрсәтәчәкбез!
- Уйнарга яратабыз, еш катнашабыз, - диләр Василийның җанатарлары – хатыны Маша һәм оныгы Лолита да. – Мин утын кисәргә дә булышыр идем, тизрәк булыр иде, - дип өстәп тә куйды. – Ул үзе дә булдыра, барысын да белә.
Мондый ярдәм белән ничек җиңмисең инде – менә инде бабай оныгы өчен истәлекле бүләк отты. Итекне ераграк ыргытырга теләүчеләр дә күп иде. Аны еракка гына түгел, тиешле урынга кадәр ыргытырга кирәк иде.
- Май чабу бәйрәменә икенче тапкыр киләм. Күптән түгел генә дус кызларым белән килдем һәм инде бүләк тә оттым, - дип сөенә итек ыргытучыларның берсе, питрәчле Диана Степанова. – Үземнән мондый нәтиҗә көтмәгән идем, мин бик үк төгәл түгел. Әмма бу авыр түгел һәм бик күңелле булды.
Башка уеннар да шактый булды. Мисал өчен, коймак салынган таба белән йөгерү. Менә монда җитез булырга кирәк иде, финишка да беренче булып килергә, шул ук вакытта “снаряд”ны да югалтмаска.
Бу вакытта сәхнәдә матур тамаша һәм концерт барды. Ә ахырда бөтен кеше Кыш тирәли әйлән-бәйлән әйләнде.
Кышны наратлыкта гына түгел, бөтен район буенча да озаттылар. Идарәче компанияләр дә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен район территориясендә күңел ачулар оештырды. Царево торак комплексында кышны озатырга аеруча күп кеше җыелган иде. Конкурсларда катнашырга теләүчеләр дә күп булды. Балалар да, олылар да җирле балалар бакчасы янындагы мәйданда биеделәр, тау шудылар, ә аннары башка мәйданчыкларда булган питрәчлеләр кебек үк, карачкы янганын күзәттеләр. Бәйрәм кунаклары алып баручы белән бергә “Язга әзер!” дип кычкырдылар. Районда яшәүчеләр менә шундый позитив һәм күңел күтәренкелеге алды.
- Искиткеч бәйрәм, болай булыр дип көтмәгән идек, хәзер кәеф тә яхшы, - дип тәэсирләре белән уртаклашты “Царево”да яшәүче Алсу Гыйсмәтова. – Балалар белән килдек һәм һич тә үкенмәдек. Фотога төштек. Алар белән конкурста да катнашачакбыз. Балалар уйнадылар, рәхәтләнеп биеделәр. Мондый бәйрәмнәр ешрак узсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса