Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районы үзәгендә донор көне узачак

Барлык теләүчеләр донор була һәм кан салуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә ала.

12 апрельдә 8.30дан 13 сәгатькә кадәр район хастаханәсе территориясендә кан тапшыруның мобиль пункты ачылачак.

Мәҗбүри шартлар:

  • үзең белән паспорт, полис яки СНИЛС, шулай ук саклагыч битлек һәм перчаткалар булу;
  • хроник, кискен йогышлы, психик авырулар, онкология, бронхиаль астма, бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы  авырулары булмау;
  • ОРВИ кичергәннән соң – кимендә 2 ай, ә хастаханәдән тыш пневмониядән соң 6 ай узарга тиеш;
  • кан тапшырганчы 14 көн эчендә йогышлы авырулар белән авыручылар белән элемтәгә керергә ярамый;
  • күптән түгел генә ясалган операцияләр вакытлыча каршылык булачак;
  • донорның авырлыгы 56 килограммнан да ким булмаска тиеш.

Кан бирү алдыннан майлы, итле һәм сөт ризыкларын кабул итүдән тыелырга кирәк. Җиңелчә иртәнге аш булырга тиеш - икмәк-булка әйберләре белән баллы  чәй, сок рәвешендә. Кан һәм аның компонентларын тапшырганнан соң, хезмәткәргә өстәмә ял көне бирелә. Хезмәткәр теләге буенча ул еллык түләүле отпускка өстәлергә яки ел дәвамында башка вакытта файдаланылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса