Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районы хастаханәсендә «Сәламәтлек мәктәбе» ачылды

Лекцияләргә 15 кеше йөриячәк

Дәресләрне гериатрия табибы, кардиолог, терапевт, психолог һәм әйдәп баручы белгечләр, шулай ук «Кайгырту» соцаль хезмәт күрсәтү
үзәге хезмәткәрләре алып барачак. 

Минем бурычым – районның өлкән кешеләренең гомерләрен озынайту. Кайбер авырулар яшь барган саен көчәя генә. Шуңа күрә барыгызны да вакытында тикшеренергә, диспансеризация узарга чакырабыз. Тикшерү вакытында мин хәрәкәт активлыгына басым ясыйм, акыл сәләтен тикшерәм. Кайбер авыруларны туктатып калып булмый, әмма без аларны акрынайтырга тырышабыз, - дип сөйләде гериатрия табибы Айсылу Цурова.

Питрәч район үзәк хастаханәсе республикада мондый белгечлек булган берничә хастаханәнең берсе булып тора. Гериатрия медицинасы өлкән буын кешеләренә сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә.
Беренче танышу дәресе узды икенче дәрестә «Сәламәтлек мәктәбе»нең барлык укучыларына озын гомер паспорты таратачаклар. Анда үз сәламәтлегеңнең күрсәткечләрен билгеләп үтәргә мөмкин: көн режимы буенча киңәшләр, хәрәкәт активлыгы буенча тәкъдимнәр, туклану үрнәкләре белән меню, диспансерлаштыру буенча мәгълүмат.
Алга таба инсульт һәм инфарктны, гипертонияне һәм гипотонияне профилактикалау, стресска, шикәр диабетына каршы көрәш, хәтернең начараюы һәм башка мөһим темалар турында фикер алышачаклар. Дәресләр үзәк хастаханәдә айга ике тапкыр узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса