Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында ОРВИ белән 67, ковид белән 73 кеше авырый

Бу - район буенча узган атна мәгълүматлары. Кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм коронавирус белән авыручыларның артуы күзәтелә

Шуңа бәйле рәвештә саклык чаралары көчәйтелде. Районның санитар-эпидемиология комиссиясе эше яңартылды. Беренче утырыш Питрәч район үзәк хастаханәсе, Роспотребнадзор, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге һәм ветеринария хезмәте вәкилләре катнашында узды.

Килеп туган эпидемиологик хәлдә халыкка саклык чараларын истә тотарга һәм прививка ясатырга киңәш итәләр. Бүгенге көндә 33339 кеше, шул исәптән 78 бала, коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Иммунитетны яхшы хәлдә тоту өчен ярты ел саен ревакцинация ясатырга киңәш ителә. Тиздән районда Спутник В вакцинасын борынга да ясап булачак. Район үзәк хастаханәсендә атомайзерлар – шприцка махсус сиптергечләр пәйда булды, алар препаратны борын куышлыгына сиптерергә ярдәм итә.
Бу вакцина шулай ук ике компоненттан тора. Аны да 3 атна аралыгында ясарга кирәк.
Табиблар фикеренчә, ревакцинация өчен борынга ясалган вакцина иң кулай вариант. Коронавирус инфекциясенә каршы Спутник Вны беренче тапкыр инъекция юлы белән ясатырга киңәш ителә. Борын аша ясалган вакцина борын куышлыгының лайлалы тышчалары иммунитетын саклый. Гриппка каршы вакцинация шулай ук актив бара. 2357 кеше прививка ясаткан, шуларның 7се - йөкле хатын-кызлар һәм 250се балалар. Гриппка һәм ковидка каршы вакциналар арасы бер ай булырга тиеш. Вакцина ясату бик тиз. Районда вакцина җитәрлек күләмдә.
Элеккечә коллективларга чыгып прививка ясау оештырыла - медицина хезмәткәрләре район учреждениеләренә һәм оешмаларына баралар.
Район җитәкчелеге администрациядә гражданнарны кабул итү һәм киңәшмәләр вакытында битлекләр киеп йөрергә тәкъдим итте. Медицина хезмәткәрләре арасында битлек режимы 1 августтан бирле гамәлдә. Мәктәпкәчә белем бирү һәм мәктәп учреждениеләренә иртән тикшереп кертүләр көчәйтелде: температураны тикшерәләр һәм кулларны антисептик белән эшкәртү кертелде.

Без һәр иртә укучыларның температурасын тикшерәбез, бүлмәләрне җилләтәбез, дымлы җыештыру оештырабыз, һаваны фильтрлар белән чистартабыз. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре битлекләр киеп йөри, - диде Питрәч икенче мәктәбе директоры Хәбир Сәйфетдинов.

5 сентябрьдән барлык медицина учреждениеләренә кергәндә, килүчеләрнең һәм пациентларның температураларын үлчәячәкләр. Медицина учреждениеләренә барганда битлекләр киеп йөрергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса