Питрәчлеләрне «Сәламәтлек мәктәбенә» чакыралар
Дәресләр бушлай
Питрәч район үзәк хастаханәсендә атна саен сәламәтлек мәктәбендә бушлай дәресләр уза. Дәресләр 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Молодежная урамы, 13 йорт, конференц-зал (2 нче кат). 2 сәгать чамасы бара.
23 апрельдә тыңлаучыларга йөрәк ишемиясе авыруы турында сөйләячәкләр. Инфаркт кичергән, йөрәк ритмы бозылган район халкын, шулай ук терапевт яки кардиологта исәптә торучыларны чакыралар. Дәресне поликлиника мөдире Алена Дмитриевна Хафизова үткәрә.
30 апрель – хроник обструктив үпкә авыруы һәм бронхиаль астма белән авыручылар өчен дәрес. Лектор – терапевт Гүзәл Рөстәм кызы Хафизуллина. Хроникобструктив үпкә авырулары һәм астманың нәрсә икәнен, сезонлылыкны ничек исәпкә алырга, бу халәтләр белән ничек яшәргә һәм приступларны ничек туктату турында сөйләячәкләр.
21 апрельдә 11:00 сәгатьтә (район Мәдәният сараенда) барлык йөкле һәм йөклелекне планлаштыручы хатын-кызларны йөклеләр көненә бәйрәм чарасына көтәләр. Спикерлар: гинеколог, педиатр, эндокринолог, ЗАГС һәм “Кайгырту” үзәге вәкилләре. Йөклелек, аңа әзерлек һәм бала табу мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Сәламәтлек мәктәпләре ел буе эшләячәк. Киләсе айларга расписаниене безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә, шулай ук Питрәч район үзәк хастаханәсенең рәсми ресурсларыннан карап барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia