Шәле амбулаториясендә бик уңайлы һәм иркен булачак
Шәле табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт башланды.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен тагын да яхшыртуга юнәлтелгән чараларны ашыру өчен боерык кабул итте.
Программа фельдшерлык-акушерлык пунктларына, табиблык амбулаторияләренә, участок хастаханәләренә, шәһәр поликлиникаларына һәм авыл башлангыч һәм урта белем бирү биналарына капиталь ремонт ясауны һәм аларда фельдшерлык-акушерлык пунктлары ясауны күздә тота.
Республика программасы безнең районда да гамәлгә ашырылачак. Исемлеккә берничә объект кертелгән. Болар: Кощак һәм Шәле табиблык амбулаторияләрен ремонтлау, Чыты һәм Колайда модуль фельдшерлык пунктлары төзү, Иске Йорт, Шихазда, Салкын Чишмә, Карповка, Татар Тау Илендә һәм Кибәк Илендә фельдшерлык-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясау.
10 гыйнварда ук "Универсал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтөзүчеләре Шәле табиблык амбулаториясе түбәсен алыштырырга кереште. Искергән түбә калаен заманча профнастилга алыштырудан тыш, бинаның эчке ягына капиталь ремонт та ясалачак: тәрәзә рамнары пластикка алыштырылачак, ишекләр, электр үткәргечләр яңа булачак, канализация ясалачак.
Шәле табиблык амбулаториясе ун ел элек - 2003 елда ачылган. Башта монда колхоз ашханәсе булган, аңа янкорма ясалган. Шәледә элек 35 койка-урынга исәпләнгән участок хастаханәсе дә бар иде. Ул 1967 елда төзелгән булган.
Бүген табиблык амбулаториясендә 3 гомуми практика табибы (шул исәптән теш табибы да), 6 медицина сестрасы, 1 лаборант һәм 2 санитар хатын-кыз хезмәткәр эшли. Биредә тиешле бөтен шартлар тудырылган: анализ лабораториясе, ЭКГ, теш табибы, педиатр, терапевт, процедура кабинетлары бар.
Озак еллар буе мөдир булып Азат Гыйльманов эшли. Кышын табибларга күренергә көненә 80-90 шар кеше килүен әйтә ул.
- Әлеге ремонтны бик көткән идек, - ди Азат Газизович. - Без дә, персонал да, авыл халкы да республика һәм район җитәкчелегенә игътибары өчен бик рәхмәтле. Капиталь ремонт күп кенә көнкүреш проблемаларын хәл итәр һәм эшләү өчен тагын да уңайлы шартлар тудырыр, дип уйлыйм.
Илшат ГАЙСАРОВ.
Рәсемдә: түбә алыштыру барышы.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа