Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Татарстан Республикасының баш балалар фтизиатры: Мантуга су тидерергә ярый

Иң мөһиме – кашымаска

Манту пробасын, киң таралган фикергә карамастан, юешләргә ярый, иң мөһиме – кашымаска. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова сөйләде.

«Балага Манту пробасы ясасалар, аны кашыйсың һәм юешлисең дигән сүз түгел. Су тамчылары пробага эләксә, бернинди дә йогынтысы булмаячак дигән сүз», – дип сөйләде фтизиатр.

Әмма бассейнга бармасаң яхшырак, дип белдерде Рәмзия Фатыйхова, проба судагы хлорга көтелмәгәнчә җавап бирергә мөмкин. Белгеч душ, ванна һәм мунча керергә киңәш итми – укол урынын мунчала белән ышкырга ярамый, ул күрсәткечне бозачак.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса