Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Татарстан Роспотребнадзорында грипп билгеләре турында сөйләделәр

Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда бер атна эчендә 29 меңгә якын кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән. 

Ведомствода аңлатуларынча, грипп тән температурасы кинәт күтәрелү, туңудан калтырау белән башланып китә. Шул ук вакытта коры ютәл, тамак кыру, баш авырту, күз алмалары сызлау һәм мускуллар авырту кебек билгеләр күзәтелә. Гадәттә, температура төшкәннән соң өч көн узгач кына томау төшә. Моннан тыш, йөткергәндә күкрәк тирәсе авыртырга мөмкин. ОРВИ булса, томау төшә, төчкертә һәм борын тыгыла. 

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә халык күп җыелган урыннарда һәм җәмәгать транспортында азрак булырга, җәмәгать урыннарында битлек кияргә, ОРВИ билгеләре булган кешеләргә якын тормаска, кулларны сабын белән еш юарга, шулай ук, бигрәк тә урамнан кайтканнан соң, борынны юарга киңәш иттеләр.

«Бинаны даими җилләтегез һәм һаваны дымландырыгыз, юешләп җыештырыгыз. Туклану рационына С витамины булган ризыкларны күбрәк кертегез. Сарымсак һәм суган кушып ашала торган ризыкларны күбрәк ашагыз», – дип дәвам иттеләр Роспотребнадзорда.

Гаилә әгъзаларында яки бергә эшләүче кешеләрдә чирнең билгеләре булганда вируска каршы препаратларның профилактик дозасын инструкция буенча эчә башларга була. Ул дозаны табиб билгеләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса