Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

85 питрәчле йөзүдә үз көчләрен сынады

Быел район ярышларының яңа сезонын яшь йөзүчеләр ачты.

«Сула» бассейнында 2008-2013 елгы яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында ачык беренчелек узды.

Биредә төрле яшьтәге 150дән артык бала шөгыльләнә. Аларның иң кечкенәсенә - 4 яшь, ә өлкәненә – 16 яшь. Районда Көек һәм Яңа Шигали авылларындагы мәктәпләрдә бассейннар эшли. Төп көрәш бу өч команда йөзүчеләре арасында барды. Бассейнда барлыгы 85 катнашучы җыелган иде, алар 33 йөзү этабында ярышты.

Йөзүнең 4 төре буенча ярыштылар – ирекле стиль, аркада, баттерфляй һәм кроль. Барысы да 50 метр дистанциядә йөзделәр. Сезон башлануга карамастан, катнашучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Беркем дә бирешергә теләмәде.

Үз яшь категорияләрендә һәм йөзү дисциплиналарында беренче урыннарны түбәндәгеләр яулады: Әгилә Гаянова, Аделина Вангаева, Ралан Әюпов, Александр Пешаков, Әминә Вәлиева, Радмир Газизуллин, Ришат Хәбибуллин, Әминә Җиһаншина, Аида Гришина, Максим Воркунов (барысы да Питрәчтән), Глеб Воротов, Данил Тухветов (икесе дә Яңа Шигалидан), Карина Мөхәммәтшина (Көектән). Ике дисциплинада – баттерфляй һәм аркада йөзү буенча – Әгилә Гаянова һәм Радмир Газизуллин район чемпионнары булдылар. Барлык призерларны да район спорт мәктәбеннән дипломнар белән бүләкләделәр.

Ярышлар Татарстанда спорт йөзүенә 100 ел тулуга багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше