Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Беренче җиңү бар!

Хоккей турнирлары кызганнан-кыза бара, анда Питрәчнең яшүсмерләр командалары катнаша.

“Питрәч-2006” командасы (тренер Константин Игнатьев) Түбән Новгородта “Торпедо” командасы белән Идел буе федераль округы беренчелегенә өченче тур уеннарын үткәрде. Биредә дә безнең яшь хоккейчылар турнирда 3:2 исәбе белән беренче җиңүгә ирештеләр. Икенче көнне хуҗалар реванш алды – 6:1, хәер, таблода исәп 1:1 исәбе озак сакланды. Безнең егетләргә матч ахырына кадәр көч җитмәде.
Дүртенче турда безнең команда 5 һәм 6 октябрьдә үз бозында Пензадан “Дизель”ны кабул итәчәк.
Питрәчнең яшь малайлары Мәскәүне һәм атаклы Совет һәм Россия хоккейчыларын гына күреп калмады, хоккей да уйнады. Ватаныбыз башкаласында танылган Совет капкачысы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Владимир Мышкин исемендәге призларга Халыкара хоккей турниры узды.  
Безнең яшь хоккейчылар (тренер Сергей Мошков) үз төркемнәрендә “Спартак”ны (Ковров) – 4:3, “Вайперс”ны (Таллин, Эстония) – 3:2, “Липецк” хоккей клубын (10:1) отты. Ярымфиналда Тольяттиның “Лада” командасына - 0:7 һәм Мәскәү өлкәсенең кызлар җыелма командасына өченче урын өчен матчта – 1:3 исәбенә оттырды. Турнир регламенты буенча, кызлар командасы ике елга олырак иде.
Шулай итеп, питрәчлеләр дәрәҗәле турнирда дүртенче урынны гына алып калмадылар, бәяләп бетергесез тәҗрибә дә  тупладылар.
Инде ничә ел рәттән Питрәч командалары Казан беренчелегендә катнаша. Беренче турларда алар барысы да үз бозында Казан командаларына бердәм рәвештә оттырдылар. "Питрәч -2006-2007" - "Ак Бүре" – 1:8, "Питрәч - 2008" - "Ак барс" - 1:7, "Питрәч - 2011" - "Зилант" - 2:4.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса