”Без сәламәт тормыш алып барабыз”
Һәр питрәчле дә табигатькә чыгып, чаңгыда йөрү һәм чана шуу өчен сәбәп эзләми. Кайберәүләр атна саен кышкы салкынча иртәдә саф һава сулап кайтыр һәм кышкы урманның матурлыгына хозурланыр өчен урманга төшә.
Безнең районда актив ял итәргә яратучылар, сәламәт тормыш алып бару яклылар аз түгел. Бик күпләр гаиләләре белән наратлыкка төшәләр. Бу Күннән Вәлиуллинар гаиләсе өчен дә матур традициягә әйләнгән.
- Без һәр ял көнендә авылыбыз янындагы урманга чыгабыз, - ди Вәсилә һәм Рафис Вәлиуллиннар. - Питрәчтә үткән "Сәламәтлек көннәре"нә киләбез. Шулай ук "Россия чаңгы юлы"нда бик рәхәтләнеп катнашабыз. Быел да катнашырга исәп. Без чаңгыда күптәннән йөрибез. Бу бик файдалы һәм күңелле шөгыль.
Әби белән бабай оныкларында да сәламәт тормышка мәхәббәт тәрбиялиләр. Кечкенә Данис ике яшьтә генә булуына да карамастан, чаңгыда басып кына тормый, ә бик рәхәтләнеп йөри дә. Мөгаен, ул үсеп җиткәч гаилә традициясен саклап, Питрәч урманына йөрер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа