Яшел Үзәндә кышкы календарьдагы TIMERMAN спорт ярышлары сериясендә соңгы чара – Яшел Үзән чаңгы марафоны үтте. Стартка Россиянең 14 регионыннан 500дән артык чаңгычы чыкты, алар арасында Ханты-Мансийск автоном округы, Киров, Удмуртия, Нижегород һәм Сахалин өлкәләреннән катнашучылар бар иде. Үз яшь категориясендә һәвәскәр спортчылар арасында Ленино-Кокушкино мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Рөстәм Мостафин беренче урын алды.
Балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбенә караган, Ленино-Кокушкино мәктәбендәге чаңгы секциясендә тренер һәм физкультура укытучысы Алексей Чукуров җитәкчелегендә өч яшь категориясендә 42 укучы шөгыльләнә. Иң өлкән группада - район һәм республика ярышларында катнашучы яшь спортчылар. Секция алты ел элек Алексей Иванович инициативасы белән оеша.
- Шуннан бирле районда чаңгы ярышлары буенча беренче урынны беркемгә дә биргәнебез юк. Әлбәттә инде, бу безнең лаеклы көндәшләребез булмавы турында да сөйли, - диде тренер. – Безгә конкуренция камилләшергә ярдәм итәр иде, күбрәк шөгыльләнергә, үз потенциалыбызны тулысынча файдаланырга, республика ярышларында яхшырак чыгыш ясау өчен этәргеч кенә булыр иде.
Сүз уңаеннан, concurrere латин сүзе “бергә йөгерү, ярышу” дигәнне аңлата. Бергәләп чабучылар күбрәк булган саен – җиңәргә, көндәшләргә үз көчен, осталыгын күрсәтергә теләүчеләр саны да күбрәк була.
TIMERMAN ярышларында җиңүгә ирешкән Рөстәм Мостафин азсүзле, ул чаңгы секциясендә инде алтынчы елын шөгыльләнә, һәр ярышта җиңәм дип катнаша.
- Мин чаңгыда бик рәхәтләнеп теләп йөрим, һәр көнне шөгыльләнәм, кышын гына түгел, ә җәен дә тренировка җыеннарына даими барам, - диде ул.
- Хәзер бездә яктыртылган трасса бар, кичләрен дә шөгыльләнәбез, кайвакыт Чебаксага чаңгы базасына барабыз, анда шартлар бик яхшы. Безнең кирәкле инвентарьләр бар, шул исәптән җәйге әзерлек өчен дә. Кызганыч, чаңгы-роллер трассасы гына юк. Кайбер уку-күнекмә дәресләрен Үшнә елгасы артында үткәрәбез. Яшьләр үзәгендә ремонт эшләре тәмамланганын көтәбез, аннан соң тренажер залларында шөгыльләнә башлаячакбыз, - диде тренер Алексей Чукуров.