Кече кубок Питрәч хоккейчыларында
Узган атнада Питрәч хоккейчылары берничә мөһим җиңүгә иреште, шуларның берсе яшь хоккейчыларның кече кубокны отулары.
Ике көн дәвамында “Питрәч-Арена” боз сараенда 2008 елгы яшүсмерләр арасында “В” группасында Татарстан беренчелегенә финал уеннары үтте. Кече кубок өчен бары дүрт команда: “Айсберг” (Менделеевск), “Девон” (Баулы), Уфа командасы (Башкортстан) һәм “Питрәч-2008” көч сынашты.
Беренче көндә ярымфиналда “Айсберг” – Уфа командалары уйнады, анда Татарстан командасы 7:5 исәбенә, икенче уенда киеренке көрәштә “Девон”ны 2:1 исәбенә җиңде.
Киләсе көнне уфалылар өченче урын өчен уенда “Девон”ны 5:4 исәбенә отты.
Хәлиткеч уенда питрәчлеләр (безнең команда тренеры Константин Игнатьев) уен барышын үз кулларында тоттылар һәм “Айсберг” командасын 5:2 исәбенә җиңде. Һәм кече кубокка ия булды.
Яшь хоккейчылар бу җиңүләренә бик нык куанды, алар традиция буенча кубоктан лимонад та эчте хәтта.
ПЛХЛ һәвәскәр лигада хоккей буенча беренчелекнең соңгы туры калып бара. Анда “А+В” дивизионында безнең Питрәч командасы да катнаша. Даими беренчелекнең соңгы уеннарында безнең хоккейчылар үз бозларында лидер, Казанның “Тимерхан” командасы белән уйный.
Казанда безнең хоккейчылар “Гагарин” хоккей клубы белән уйнады һәм бу матчта 3:1 исәбенә җиңделәр.
Аннан соңгы көндә, хәлиткеч уеннарның берсендә питрәчлеләр “Питрәч-Арена”да ТХФП командасын кабул итте һәм 5:1 исәбенә ышанычлы җиңү яулады. Беренче период уртасында ук инде уенның ничек тәмамланасы яхшы аңлашыла иде, безнең команда уенны 4:0 исәбенә алып барды һәм җиңүгә иреште. Соңгы нәтиҗә – 5:1.
Аларда ике җиңүгә ирешеп, питрәчлеләр өченче урынга күтәрелде. “Тимерхан” командасы 21 очко белән алда бара, икенче урында – “Идел” – 18 очко, өченче урында – “Питрәч” – 16 очко, дүртенче урында – ТХФП – 15 очко.
Яшүсмерләр арасында республика беренчелеге уеннары үтте. “Питрәч-2008” командасы Казанның “Ак бүре” командасын 3:0 исәбенә җиңде, ә “Питрәч-2007” “Ак бүре-2007” командасына 2:4 исәбенә оттырды. Ике уен да Казанда үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа