"Ак барс – Питрәч" ҖЧҖ призларына көрәш буенча традицион шәхси-команда турниры янә Питрәчнең иң көчле көрәшчеләрен һәм күрше районнардан көрәшчеләрне җыя.
Питрәч спорт комплексында келәмгә 2004-2006, 2007-2009 елгы яшүсмер маалйлар һәм ир-атлар чыгачак. Яшүсмерләр - өч, ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көч сынашачак.
Ярышларда җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр, ә спорт сөючеләрне - кызыклы, мавыктыргыч көрәш бәйгеләре көтә.
Җанатарларны 5 октябрь көнне спорт комплексында көтеп калабыз.
Ярышлар сәгать 10да башлана.
6+