Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кышкы күптөрле ярыш буенча район ярышлары узды

Ярышларга пневматик винтовкадан ату, чаңгы узышлары, көч күнегүләре керде. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Кызлар арасында беренче урынны Ленино-Кокушкинодан Илзинә Рәхимова алды, икенче урында беренче мәктәптән Ралинә Хәйриева, өченчедә - икенче мәктәптән Мария Игнатьева.
Егетләр арасында Николай Костин җиңүче булды, икенче урынны Евгений Костин (икесе дә - Ленино-Кокушкинодан), өченче урынны Колайдан Азат Мөгалимов алды.

Безнең өчен чаңгы ярышлары иң авыры булды, - диде ярышларда җиңүчеләр Илзинә һәм Николай. - Дистанцияне яңгыр астында узарга туры килде. Әмма мондый шартларда безнең спорт характерыбыз чыныга да. Без теләсә нинди хәлләрдә җиңәргә өйрәнәбез. Көндәшләр дә җиңүгә лаек иде. Әмма без аларны узып китүебезгә шат, - диләр яшь спортчылар.

Гомумкоманда зачетында җиңүне ленинокококушкинолылар яулады, икенче урында - беренче мәктәп, өченчедә - Колай, дүртенчедә - икенче мәктәп һәм бишенче урында - Иске Шигали мәктәбе.
Җиңүчеләргә, призерларга һәм аларның тренерларына бүләкләрне ДОСААФ идарәсе рәисе Илдар Бикмөхәммәтов тапшырды. Ул катнашучыларга алдагы ярышларда да җиңүләр теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса