Спорт

Көзге веломарафон катнашучыларны үзенә чакыра!

Якшәмбе, 27 октябрьдә, 11 сәгатьтә Осиново бистәсендә 20 км (1 әйләнеш) һәм 40 км (2 әйләнеш) дистанциягә веломарафон старт алачак. Анда профессионаллар да, 15 һәм аннан олырак яшьтәге һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Ярышлар кросс-кантри марафон дисциплинасында  узачак. 40 километр озынлыкта трассада калкулыклы урыннар бар. 800 метр арада балалар, пенсионерлар һәм гаилә командалары ярыша ала. Велосипедны арендага алу мөмкинлеге бар. Үзегез белән шлем алырга онытмагыз! Катнашучыларны теркәү һәм номерлар алу  9 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар сайтында (оrgeo.ru) ярышлар шартлары турында тулырак мәгълүмат белергә һәм алдан теркәлергә мөмкин.
6+