Әлегә тугызынчы урында баралар
Яз җитте, димәк, төрле спорт турнирларында хәлиткеч матчлар вакыты җитте. Бу атнада “А” төркемендәге ир-атлар командалары арасында Татарстан чемпионатында финал уеннары узачак, хәлиткеч уеннар безнең “Питрәч-Арена” боз сараенда, 16-17 мартта булачак.
ХОККЕЙ. КУЗНЕЦКТА ОЧКО БҮЛЕШТЕЛӘР
“Пестрецы-2006” яшүсмерләр командасы Идел буе федераль округы беренчелегенә 9-12 урыннар өчен чираттагы уеннар үткәрде. Кузнецкта (Пенза өлкәсе) алар җирле “Рубин” командасына беренче көнне 1:7 исәбендә оттырдылар, ә икенче көнне 5:2 исәбе белән реванш алдылар. Шулай итеп, безнең хоккейчылар әлегә тугызынчы урында, бу аларга киләсе елда да көчлеләр төркемендә уйнарга мөмкинлек бирәчәк.
Беренчелек ахырына кадәр ике парлы уен үткәрәсе калды – “Кристалл” (Саратов) һәм Питрәчтә “Девон” (Туймазы, Башкортстан) белән.
Безнең иң яшь “Пестрецы-2011” командасы сөендерде, ул Казанның ачык беренчелегендә “Зилант”ны 2:1 исәбе белән җиңде.
Авыл яшьләре арасында районның даими беренчелеге тәмамланды, монда ике уеннан серияләр башланды. Ике уен нәтиҗәләре буенча сериядә тигез исәп булса, җиңүчене ачыклау өчен буллитлар билгеләнәчәк. Беренче уенда кощаклылар шәлелеләрне 3:1, пановкалылар “Соболь” (Питрәч) командасын – 3:2, “Пестрецы-2” Лаеш командасын - 12:2, ә “Теләче-2” Пимәр командасын - 7:2 исәбе белән җиңде.
ФУТЗАЛ. “СКИФ” ҖИҢЕЛМИ
Авыл яшьләре арасында район беренчелегенә 15 тур уеннары узды. Лидер – Питрәчнең “Скиф” командасы элеккечә җиңелми, алар соңгы уенда “Реал”ны 8:4 һәм “Метеор”ны – 9:5 исәбе белән җиңделәр һәм, шул рәвешле, рәттән унбиш җиңүгә ирештеләр, 45 очко җыеп алда баралар. Икенче урында район үзәгенең тагын бер командасы - “Олимп”, аның исәбендә 34 очко. “Олимп” “Титан”ны – 5:4 һәм “Реал”ны – 10:2 исәбе белән җиңде. Өченче урында Ленино-Кокушкиноның “Аякс” командасы, ул 31 очкога ия. Узган атнада алар “Атлетико”ны – 5:0 һәм “Аврора”ны – 7:1 исәбе белән җиңделәр. Калган уеннар түбәндәгечә тәмамланды: “Ак барс” – “Стар” – 1:9, “Легион” – “Арсенал” – 4:9, “Легион” – “Титан” – 1:8.
Бомбардирлар арасында лидер булган Андрей Тиханов (“Скиф”) соңгы турда гол+пас системасы буенча 70 очко җыйды. Ул 41 туп кертте һәм 29 гол пасы бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа