Октябрь спорт чараларына бай булачак
Яңгырлы һәм салкын көз башлану белән, ярышлар акрынлап спорт залларына күчә. Шулай да кайбер ярышлар саф һавада узачак.
9 октябрьдә Питрәчтә наратлыкта укучылар арасында интернационал-сугышчы Евгений Перчков призына традицион көзге кросс узачак.
Авыл яшьләре мини-футбол буенча балалар шәһәрчегендә район кубогы матчларын билгеләргә тиеш.
Питрәч көрәшчеләре республика ярышларында катнашачак, Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына көрәш буенча шәхси-команда ярышлары узачак.
Районыбызның яшүсмерләр хоккей командалары Татарстан беренчелегенә старт алачак. «Питрәч-2006» командасы Идел буе федераль округы беренчелегенә уеннарны дәвам итәчәк, 12 һәм 13 октябрьдә ул Түбән Камада җирле «Нефтехимик» белән уйнаячак.
31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Аксубайда 2006 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча республика беренчелеге узачак.
Район халкы өчен иң зур шатлык - октябрь аенда тагын бер «Мишә» универсаль спорт залы ачылачак, спорт белән шөгыльләнүчеләр тагын да күбрәк булачак, ике залда республика ярышларын да кабул итәргә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа