«Пестрецы-2006» хоккей командасы лидерлыкка чыкты
Узган ялларда питрәчлеләр рәттән ике уен үткәрделәр.
2006 елгы егетләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенә уеннар дәвам итә. «Пестрецы-2006» командасы (тренеры Игорь Сорокин) «2» төркемендә уйный. Безнең спортчылар узган ял көннәрендә рәттән ике уен үткәрделәр. Башта алар Алабугада җирле «Лесные пчелы» командасы белән уйнадылар һәм 7:5 исәбе белән җиңү яуладылар, гәрчә уен барышында 2:5 исәбе белән җиңелеп килсәләр дә. Никита Кузьмин көндәшләр капкасына 4, Илназ Миңнуллин - 2 һәм Сәйдәш Хуҗин - 1 алка кертте.
Икенче уенны питрәчлеләр Менделеевскида «Айсберг» командасы белән үткәрделәр, биредә безнекеләр кабат 5:3 исәбе белән җиңү яуладылар. Безнекеләрдән алкаларны Никита Кузьмин, Сергей Суриков (2шәр) һәм Айнур Әхмәтҗанов кертте.
Хәзер безнең команда 23 очко белән алда бара, икенче урында - «Зилант» (Казан) - 19, өченчедә - «Лесные пчелы» - 14.
Никита Кузьмин бомбардирлар ярышында икенче урында, аның исәбендә 27 балл (19 алка һәм 8 гол пасы). Ул турнирның иң яхшы снайперы булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа