«Пестрецы-2013» хоккей командасы республика беренчелегендә дүртенче урын алды
Медальләр алуга бер адым гына калган иде
Алабугада 2013 елгы егетләр арасында хоккей буенча финал уеннары узды, анда 6 команда катнашты.
Питрәч хоккейчылары беренче уенда «Стальные совы» командасын (Чиремшән) 5:2 исәбе белән җиңеп, ярымфиналга чыкты. Безнекеләрдән алкаларны Адель Шигапов, Тимофей Нефедов, Артем Вангаев, Кирилл Пушков һәм Наил Мифтахов кертте.
Ярымфиналда «Пестрецы-2013» «Лесные пчелы» командасы белән уйнады. Уен тигез көрәштә барса да, матч уртасында безнең егетләр бирештеләр һәм 3:8 исәбе белән җиңелделәр (алкаларны Наил Мифтахов, Артем Вангаев һәм Кирилл Пушков кертте).
Өченче урын өчен Кукмараның «Ягуар» командасы белән уенда питрәчлеләр 2:1 исәбе белән алда бардылар, ләкин 2:4 исәбе белән отылдылар (алкаларны Наил Мифтахов һәм Тимофей Нефедов кертте). Нәтиҗәдә, безнекеләр дүртенче урын алды. Команданың тренеры – Александр Евграфов.
Республика чемпионы булып «Ак барс» командасы (Казан) танылды, ул финалда «Лесные пчелы» командасын 5:0 исәбе белән җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа