Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Пестрецы-2» бронза призер булды

2020-2021 сезонында хоккей буенча дүртенче ачык чемпионат тәмамланды. Анда 9 команда катнашты.

Моңа кадәр ике тапкыр шәлелеләр һәм бер тапкыр «Пестрецы-2» чемпионнар булды. Хәзер районда яңа чемпион.

Бу сезонда чемпионат башта ике әйләнешле система буенча үткәрелде. Аннары плей-офф сериясендә иң көчле 6 команда чемпионнарны һәм призерларны билгеләде. Уеннар ике җиңүгә кадәр барды. Исәп тигез булганда иң көчле команданы овертайм яки буллитлар сериясе буенча билгеләделәр.
Нәтиҗәдә, өченче урын өчен «Пестрецы-2» һәм «Соболь» (Питрәч) командалары уйнады. Беренче уенда 8:3 исәбе белән «Соболь» җиңде, икенче уенда «Пестрецы-2» командасы 6:1 исәбе белән реванш алды. Матч азагына 40 секунд кала овертаймда Роман Макаров керткән алка   «Пестрецы-2» командасына җиңү китерде, аның белән бергә бронза медаль.
Финалда икенче ел рәттән «Тюлячи-2» һәм «Шали» ХК командалары ярышты. Ике ел элек шәлелеләр көчлерәк иде. Алар бу юлы да җиңәргә ниятли. Беренче уенда кискен көрәштә, соңгы минутларда җиңү алкасын кертеп, теләчелеләр 4:3 исәбе белән җиңү яулады. Икенче уенда да киеренке көрәш барды. Матч югары тизлек белән барды, гол мизгелләре күп булды. Бу уенда 
теләчеләр бераз төгәлрәк иде. Алар 4:1 исәбе белән җиңү яуладылар һәм Питрәч районы чемпионнары булдылар.

Беренче уенда да, икенче уенда да безне уеннан чыгардылар, бу безнең файдага булмады,  - дип сөйләде уеннан соң Шәле командасы капитаны Илфат Шакиров. - Әлбәттә, без өченче тапкыр чемпион булырга тырыштык, ләкин, әйтергә кирәк, көндәшебез көчлерәк булып чыкты. Шулай да дүртенче тапкыр рәттән медальләр яулый алдык. Хәзер бездә 2шәр алтын һәм көмеш бар.

Теләче капитаны Айрат Мөбарәкшин әйтүенчә, алар нәтиҗәләреннән бик канәгать.

Без җиңүебезгә бик шат. Безнең команда мондый составта бишенче ел уйный инде. Алар - безнең районның дүрт торак пунктыннан. Уеннар яхшы дәрәҗәдә узды, көндәшләр лаеклы иде, - дип билгеләп үтте ул.

Чемпионатның иң яхшы уенчылары дип түбәндәгеләр танылды: капкачы - Алмаз Гатиатуллин («Тюлячи-2»), сакчы – Валерий Шарапов («Пестрецы-2»), һөҗүмче – Инсаф Сөнгатуллин («Шали» ХК). Турнирның иң яхшы бомбардиры дип Кирилл Шипшов («Соболь») табылды.
Командаларга кубоклар һәм медальләрне район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.


БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН
Районда авыл яшьләре арасында хоккей буенча гына түгел, мини-футбол, футбол, волейбол буенча да чемпионатлар үткәрелә. Аларда 400 дән артык кеше катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше