Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч мини-футболы: «Виктория» дүрт очкога алда бара

Узган атнада команда ике җиңү яулады

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатында командаларга 5-6 уен үткәрәсе кала. Әлегә турнирда узган атнада ике җиңү яулаган Питрәчнең «Виктория» командасы алда бара. Башта ул «Аврора»ны 7:4 исәбенә, аннары «Арсенал»ны 6:1гә җиңде. Хәзер «Виктория»нең исәбендә 50 очко, аннан 4 очкога 46 очко җыйган өч команда –«Олимп», «Ленино» и «Барса» калыша. Шулай ук 45 очко белән «Ак барс» һәм 44 очко белән «Ред Булл» лидерлыкка чыгарга омтыла.

22 һәм 23 турның калган матчлары нәтиҗәләре: «Фрейндшип» - «Спарта» - 4:5, «Барса» - «Ред Булл» - 4:3, «Арсенал» - «Милан» - 3:3, «Фортуна» - «Ак барс» - 4:4, «Ленино» - «Трудовые резервы» - 2:0, «Вендетта» - «Олимп» - 1:2. 

22 турда бер генә уен да зур җиңү белән тәмамланмады, ә 23 турда дүрт уенда командаларның берсе зур җиңүләр яулады. «Олимп» «Аврора»ны 11:3 исәбе белән җиңде, нәкъ шундый ук исәп белән «Ред Булл» «Трудовые резервы» командасын отты. «Барса» - «Фрейндшип» - 10:1, «Виктория» - «Арсенал» - 6:1,«Вендетта» - «Спарта» - 3:0, «Фортуна» - «Аякс» - 4:2, «Ак барс» - «Ленино» - 2:1.

«Барса» һөҗүмчесе Валерий Бирюков чемпионат башланганнан бирле иң яхшы снайперлар һәм бомбардирлар арасында лидерлыкны яулады, хәзер аның исәбендә 59 туп (бу аның командасы керткән голларның яртысыннан артыгы) һәм гол + пас системасы буенча 80 балл (59+21). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше