Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районының спорт яңалыклары

Йөзү, волейбол һәм футзал турында

Йөзү. Питрәчлеләр арасында җиңүчеләр бар

Район үзәге бассейнында яшүсмер кызлар һәм малайлар арасында республика ярышлары узды. 

Биш командадан йөздән артык бала зәңгәр юлларга чыкты, алар арасында турнирның иң көчле йөзүчеләре билгеләнде. Кырыкка якын старт булды.

Питрәчлеләр арасында үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны Ралинә Шәрипова, Мария Андриянова, Самир Мәхмүдов, Раян Хаҗиәхмәтов, Әминә Вәлиева, Әминә Җиһаншина, Ролан Әюпов һәм Дмитрий Колчин алдылар.

– Мин дүрт ел йөзү белән шөгыльләнәм. Район ярышларында, шулай ук Теләчедә беренче урыннарны яуладым, ә Казанда һәм Әлмәттә сигезенче булдым. Ярышлар ошый, бигрәк тә җиңүе күңелле, – диде район җыелма командасы әгъзасы, ун яшьлек Әминә Җиһаншина.

Беренче сыйныф укучылары Ралинә Шәрипова һәм Самир Мәхмүдов мондый ярышларда беренче тапкыр катнаштылар, әмма җиңүгә ирештеләр, киләчәктә дә җиңәргә хыялланалар.


Волейбол. Финиш якынлаша

Авыл яшьләре арасында район чемпионатының 21 нче тур уеннары узды. 

«Легион» (Шәле) турниры лидеры «Старое Шигалеево» командасын беренче урын өчен төп көндәшләреннән 2:0 исәбенә отты һәм хәзер 46 очко җыйды. Икенче урында бара торган «Олимп» бу турда Богородскийдан килгән көндәшләренә  оттырды. 2021 елгы район чемпионнары акрынлап формаларына кайта, инде берничә җиңү яуладылар. Хәзер питрәчлеләрнең 40 очкосы бар, богородскилыларның – 31 һәм алар алтынчы урында. Өченче урында – 39 очко җыйган искешигалилылар. «Факел» (Күн) «Кулаево»ны – 2:0, «Кобяково» «Янцевары»ны 2:1 исәбенә отты. Колайлыларның 36 очкосы, ә «Факел»ның 32 очкосы бар. «Янцевары» һәм «Кобяково» 27шәр очко җыйдылар. Соңгы урында «Юниор» (Шәле) бара, аның әлегә 10 очкосы бар.


Футзал. 70 туп кертелгән

Моңа кадәр ышанычлы рәвештә әйдәп баручы «Легион» (Шәле) сезонда икенче тапкыр җиңелде, 17 турда «Стар» (Иске Шигали) командасына 4:8 исәбе белән оттырды. «Ленино» турның үзәк матчында узган сезон чемпионы «Виктория»не 4:3 исәбенә отты. Хәзер шәлелеләрның – 45, «Ленино»ның – 41 һәм «Виктория»нең 35 очкосы бар. «Барса»ның 34 очко һәм «Ред Булл»ның 32 очкосы бар.
Бу турда тагын бик күп туп кертелде – барлыгы 70. Турның калган уеннары түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: «Трудовые резервы» – «Милан» – 3:9, «Барса» – «Фрейндшип» – 8:5, «Лайт» – «Олимп» – 3:5, «Аякс» – «Ред Булл» – 4:6, «Феникс» – «Спарта» – 2:6. 
Сергей Одинцов («Виктория») элеккечә бомбардирлар арасында лидер булып тора, аның 59 баллы (39+20) бар. Валерий Бирюков («Барса») иң яхшы снайперлар арасында беренче урынга чыкты, ул 41 туп кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше

2
X