Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч волейболы: «Легион» алда бара

Авыл яшьләре арасында район чемпионатының 22 тур уеннары узды.

Турнир лидеры «Легион» (Шәле) «Янцевары» командасын 3:0 исәбе белән җиңеп, чираттагы җиңү яулады. Шәлелеләр бу чемпионатта бер матчта гына җиңелде. «Богородское» командасы ике уен үткәрде, башта ул «Факел»ны (Күн) 3:1 исәбе белән җиңде, ә аннары «Олимп»ка (Питрәч) 2:3кә оттырды. «Юниор» (Шәле) һәм «Кобяково» арасындагы уенда да нәкъ шундый ук исәп теркәлде, анда Шәле волейболчылары җиңү яулады.

Чемпионатта 49 очко белән «Легион» алда бара, икенче урында элеккечә «Кобяково» - 37. «Олимп» һәм «Янцевары» үз исәпләрендә 35шәр очкога ия. «Факел»да - 32, «Богородское»да - 29 очко, «Юниор»да - 22 һәм «Старое Шигалеево»да - 7 очко. «Кулаево» командасы ярышлардан төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше