Яшь спортчылар районның дүрт мәктәбеннән
Район җыелма командасы 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелегенең алтын медальләрен яулады (“Б” төркеме).

Бу инде безнең спортчыларның беренче җиңүе генә түгел, әмма аларның һәрберсе – үзенчәлекле. Беренчелек 2009 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелде. Кукмарада районыбыз данын Мөхәммәт Исмәгыйлев, Рафаэль Усманов, Станислав Волков, Кирилл Балобанов, Зөлфәт Абдуллин, Артем Харитонов, Алмаз Гайнетдинов һәм команда капитаны Илназ Гайнетдинов яклады. Команда тренерларының берсе Илгизәр Гыйләҗев авыл баскетболчылары уңышының сере нәрсәдә икәнен сөйләде.
40 еллык стажы булган трен е р Илгизәр Гыйләҗев турнирдан алган тәэсирләре белән уртаклашты: – Мин максатчан рәвештә команданы беренче урын алырга алып бардым. Без инде 2007, 2008, 2010 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелеген оттык. Бу команданы шулай ук җиңүгә алып барасы килде. Һәм егетләр өметне акладылар. Көндәшләребез Әлмәт, Казан, Буа һәм башка районнардан 10 команда иде. Әлмәттә 30 мәктәп бар, ә Питрәчтә нибары ике генә, әмма без алар белән уйныйбыз һәм җиңәбез.
Район җыелма командасы Питрәчнең беренче һәм икенче мәктәпләреннән, Шәле һәм Иске Шигали мәктәпләреннән килгән иң яхшы уенчылардан тора. Тренерлар штабына Илгизәр Гыйләҗев, Ленар Гайсаров һәм Владимир Тарасов керә.
– Безнең беренче бишлек физик яктан яхшы әзерләнгән, шуңа күрә аңа бөтен мәйданчык буенча актив прессинг бурычы куела, без көндәшебезгә үзебезнең оборона зонасына да керергә ирек бирмибез, – дип сөйләде Илгизәр Гыйләҗев. – Запастагылар чыкканда зона саклавына күчә алабыз, бу алым да бездә яхшы эшләнгән. А төркемендә дә без үзебезне хөрмәт итәргә мәҗбүр итәрбез, лаеклы көндәшләр булырбыз, дип ышанам.
Илгизәр Гыйләҗев баскетбол буенча юлын 1974 елда Ташкентта башлый. Әфганстанда хезмәт иткән, армиядән соң физкультура институтын тәмамлаган һәм 1983 елда танылган баскетболчы, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионкасы Равилә Прокопенко (Сәлимова) җитәкчелегендә күнегүләр ясый башлый. Гыйләҗевнең беренче укучыларына инде 50дән артык, әмма алар һаман да тренерларын хәтерлиләр, язалар, сәламәтлеге һәм уңышлары турында сорыйлар.
Тәҗрибә туплаган Илгизәр Әшрәфович 2007 елда Питрәчкә килә һәм икенче мәктәпкә урнаша, балаларны компьютер һәм гаджетлардан читкә юнәлтеп, баскетбол белән шөгыльләнергә җыя.
– Балалар һәркайда бертөрле, – дип сөйли Гыйләҗев. – Шәһәрдә сайлау мөмкинлеге күбрәк, авылда һәр спортчы исәптә, бигрәк тә баскетболда озын буйлылар кирәк. Барлык перспективалы егетләрне чакырабыз – безгә “Мишә” спорт комплексына тренировкага Күннән, Ленино-Кокушкинодан, Богородскийдан, Көектән киләләр. Ә спортчыларга тренер – икенче әтиләре кебек, ярышларда өч-дүрт көн бергә яшибез – аларны карыйсың, ашатасың, киңәш бирәсең, тәрбиялисең. Аларны беренче тапкыр туп күргән вакытларыннан оста спортчылар, җиңүчеләр булганчы җитәкләп алып барасың. Авыл егетләре өчен баскетбол – уен гына түгел. Бу киләчәккә билет, тормыш мәктәбе һәм талантларның бөтен җирдә тууын исбатлау мөмкинлеге.
Календарьның камил булмавы шунда, 9 нчы сыйныфтан соң һәм югары уку йортына кергәнче, спортчылар ике елны ярышсыз үткәрәләр. Ә тренер яңа яшь егетләрне җыя. Хәзер ул 2011-2012 елгы егетләр һәм кызлар командасын җиңүгә алып барачак. Кызларны язын призерлар өчлегенә чыгарырга өметләнә. Кызлар арасында да җиңү традициясе бар: 1998 елгы команда Татарстан беренчелегендә, мәктәп укучылары спартакиадасында, Бөтенроссия турнирында җиңде.
Илгизәр Гыйләҗевның бөтен гаиләсе баскетбол белән мавыга: хатыны Әлфия яшь чагында шөгыльләнә, 1992 елгы кызы Рената Татарстан беренчелегендә бронза медаль яулый, улы Илдус армия чемпионатында көмеш медаль яулый. Туганнан туган энеләре дә баскетбол белән шөгыльләнгәннәр.
Балалары инде үз гаиләләрен булдырган: Илгизәр Әшрәф улының кызыннан ике оныгы, улыннан тагын бер оныгы бар. Улы СВОда, күптән түгел ялга кайткан. “Әфган сугышын” узган әтиләре аннан күп сорашмый – моның ничек икәнен яхшы белә.