Питрәчтә ГТО фестивале узачак
Чарада II-ΧVI дәрәҗәдәге спортчылар катнашачак.
10 августта (сәгать 9да) Питрәч авылы наратлыгында стадионында традицион җәйге ГТО фестивале (Хезмәткә һәм оборонага әзер) узачак.
Районның авыл җирлекләре командалары йөгерү һәм көч дисциплиналарында, сыгылмалылыкта, озынлыкка сикерүдә көч сынашачак.
Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән спортчылар җәйге ГТО фестиваленең зона этабында безнең районны тәкъдим итәчәк.
Өстәмә мәгълүматны 8(843)673-01-89 телефон номеры буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа