Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә ябык футбол манежы төзелә

Футбол яратучыларның хыялы чынга ашачак

Спорт корылмасы ел әйләнәсе футбол уйнауга исәпләнгән, түбәсе һәм стеналары җылытылган булачак. Шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерәчәкләр, машиналар кую өчен урын бүлеп бирәчәкләр.

Без апрель аенда ябык футбол манежы төзи башладык, – дип сөйләде  Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү буенча генераль директор урынбасары Әнәс Шиһапов. Тимер каркас урнаштыру, металл конструкция һәм идән җәю эшләрен тәмамладык инде. Бер үк вакытта административ часть төзелешен алып барабыз, анда манеж директоры, тренерлар бүлмәсе, медицина персоналы кабинеты, киенү бүлмәләре, санузел булачак. Футбол кыры 20х40 метр зурлыкта һәм ясалма үлән белән капланган булачак. Барлык төзелеш материаллары белән тәэмин ителгән һәм объектны август ахырында тапшырачакбыз, – дип билгеләп үтте ул.

Футбол манежы төзелеше барышы белән район башлыгы Илһам Кашапов танышты, ул спорт объектына кагылышлы барлык мәсьәләләр белән кызыксынды.

Күп кенә питрәчлеләр футбол белән мавыгалар, спорт мәктәбендә футбол бүлеге бар, анда төрле яшьтәге 140 бала шөгыльләнә, балаларны өч тренер өйрәтә.

Ир-атлар командалары кыш һәм җәй район чемпионатларын даими үткәрәләр. Аларда район үзәгеннән һәм торак пунктлардан барлыгы 16 команда катнаша, командалар составында ике йөздән артык кеше уйный.

 

Белешмә өчен

Финанслау республика программасы кысаларында бара. Узган ел шундый алты футбол манежы файдалануга тапшырылды, быел алар бишәү булачак, шул исәптән берсе безнең районда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ЗОЖ