Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтәге яңа спорт объектында 100гә якын бала шөгыльләнәчәк

Хәзер яшь футболчыларга шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган

Питрәчтә “Форвард” футбол манежы ачылды – һөҗүм итүче уенчыны шулай дип атыйлар.

Яңа спорт корылмасының мәйданы 1322 квадрат метр. Ул ике өлешкә бүленгән, уен залыннан һәм аңа тоташып салынган административкөнкүреш корпусыннан тора. Ул иркен, якты, уңайлы, анда киенү бүлмәләре, санузел бар.

Манежны "Мишә” спорт комплексы янында төзегәннәр. Анда мәктәп яшендәге 100гә якын бала шөгыльләнәчәк һәм ике тренер эшләячәк: Александр Каляшин һәм аның элеккеге тәрбияләнүчесе Сергей Одинцов.

– Мондый матур урын турында хыяллана гына идек, хәзер инде бездә ул бар. Монда эшләү дә, шөгыльләнүе дә рәхәт, – дип билгеләп үтте Александр Павлович.

Аның 45 тәрбияләнүчесе бар. Элек тренировкалар спорт мәктәбе залында, аннары “Мишә”дә узган, әмма зал баскетболчылар, волейболчылар өчен дә билгеләнгән, шуңа күрә көн саен шөгыльләнә алмаганнар. Хәзер яшь футболчылар карамагын - да зур манеж бар. Александр Павлович биредә кубоклар һәм үзенең тәрбияләнүчеләренең грамоталары белән почмак булдырырга планлаштыра. Аларның күбесе Питрәчтән төрле яшьтәге укучылар. Алар республика ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар, икенче һәм өченче урыннарны алалар. Бу ир-атлар спорты булуга карамастан, аның белән малайлар гына түгел, кызлар да кызыксына. 9 яшьлек Мирослава Ефремова футболга ярты ел элек килгән.

– Футбол турында алты яшемнән хыялландым. Малайлар мине кыерсытмый, киресенчә, ярдәм итәләр. Ярышларга барабыз, Арчада, Сабада, Кукмарада, Апаста булдык. Минем икенче урын өчен медаль бар, – дип сөйләде Мирослава.

Ата-аналар еш кына секциягә берьюлы ике баласын да алып киләләр, бигрәк тә алар малайлар булса һәм яшь аермалары зур булмаса. Башта Леша Нечаев шөгыльләнә башлый, ә аннары аңа энесе Роман кушыла. Алексей ике тапкыр капкачы кубогын ала, хәзер ул һөҗүмче, ә Роман – сакчы.

– Тренировкалар өчәр сәгать бара. Монда олы малайлар күп, һәм алар безнең өчен туп кертәләр, – дип белдерә Рома.

Александр Каляшинның күпьеллык эш тәҗрибәсе бар, ә Сергей Одинцов балалар белән бер ел элек шөгыльләнә башлаган. Ул Казан педагогия көллиятен тәмамлаган. Балачактан ук футбол белән мавыга, өстәл теннисы уйный, хәзер үзе үсеп килүче буынны өйрәтә.

– Балалар уңышларга ирешәләр һәм моңа куаналар, аларның потенциалы зур. Тәрбияләнүчеләрдә азарт уяна, алар үз талантларын ачалар. Аларны балалар бакчасыннан өйрәтсәң яхшырак, – дип билгеләп үтте Сергей Александрович, аның 60тан артык укучысы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса