Питрәч районының иң яхшы йөзүчеләре ачыкланды
«Сула» бассейнында авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләр, башкарма комитет хезмәткәрләре арасында йөзү буенча беренче шәхси-команда чемпионаты узды.
Стартка 60тан артык хатын-кыз һәм ир-ат чыкты.
Катнашучылар ирекле стиль белән 50 метрлы кыска дистанциядә ярыштылар. Шулай ук аның нәтиҗәләре команда нәтиҗәләренә дә исәпләнде, алар составында икешәр ир-ат һәм бер хатын-кыз чыгыш ясады.
Беренче көнне хатын-кызлар ярышты, алар 20гә якын иде. Чемпионатның тантаналы ачылышыннан соң катнашучылар күнекмәләр ясады һәм жирәбә салу булды, аннары мавыктыргыч ярышлар башланды.
Бассейнда дүрт юл, шуңа күрә стартка дүртәр спортчы чыкты. Ярышлар башыннан ук призлы урыннар өчен җитди көрәш барды. Нәтиҗәдә, теркәү палатасыннан Юлия Горячева җиңеп чыкты.
Беренче урын алырмын дип уйламаган да идем. Көндәшләр лаеклы иде. Миңа кечкенәдән йөзү белән шөгыльләнүем ярдәм иткәндер, мөгаен. Димәк, тренировкалар бушка узмаган. Әмма хәзер дә бу спорт төре белән шөгыльләнүемне дәвам итәм. Сигез яшьлек улым Роман һәм ике яшьлек кызым Алисә белән мөмкинлек булган саен бассейнга йөрибез. Ә кышын чаңгыда шуарга яратабыз, - дип уртаклашты Юлия Горячева.
Икенче урынны «Царево» торак комплексындагы лицейдан Наталья Тетерина яулады. Өченче урында - Богородск мәктәбеннән Юлия Баранова.
Призлы урыннар яулый алмаучылар да күңелсезләнмәде. Иң мөһиме, алар вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрделәр.
Без һәр якшәмбедә Питрәч бассейнына киләбез. Мондый чарадан читтә калмадык, чөнки безгә ярышлар атмосферасы ошый. Күптән түгел чаңгы ярышларында катнаштык. Акрынлап районның спорт тормышына кушылабыз, - дип билгеләп үтәләр Яңа Шигали авылындагы «Үсенте» балалар бакчасы хезмәткәрләре Елена Габбасова, Алия Сәлахиева һәм Гөлназ Габдрахманова.
Икенче көнне стартка 40тан артык ир-ат чыкты. Биредә дә берәү дә көндәшеннән калышырга теләмәде. Нәтиҗәдә, беренче чемпион булып Богородск авылыннан Александр Кириллов танылды.
Минем өчен бу көтелмәгән хәл. Җиңүне тагын да яшьрәк спортчылар алыр, дип уйладым. Хатыным Лариса дүртенче урынны алды, ул мәгариф бүлеге данын яклады. Без гаиләбез белән бассейнга атнага ике-өч тапкыр йөрибез, - дип сөйләде җиңүче.
Икенче урында - «Царево» торак комплексы лицееннан Булат Халиков, өченчедә - Ленино-Кокушкино мәктәбеннән Алексей Чукуров.
Команда зачетында Александр Кириллов, Тимур Олимбаев һәм Юлия Баранова составындагы Богородск мәктәбе лидер булды. Икенче урында - «Царево» торак комплексындагы лицей, өченчедә - теркәү палатасы.
Ярышларда укытучылар гына түгел, табиблар да катнашты.
Без хезмәттәшләребез белән чакыруны бик теләп кабул иттек һәм моңа бер дә үкенмибез. Уңай эмоцияләр алдык. Мөмкин булганча бассейнга, башка спорт объектларына йөрергә тырышабыз, - ди район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Акмал Зәйнидинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа