Питрәчлеләр финал этабына узды
“Питрәч-Арена” боз сараенда 16-19 августта 2006 елгы егетләр арасында традицион хоккей турниры узачак. Безнең республикадан һәм Россия төбәкләреннән алты команда бозга чыгачак.
Быел Питрәч районының Республика көненә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сезон алды ачык турниры призларына түбәндәге командалар уйнаячак: “Ак барс” (Казан), “Витязь” (Подольск, Мәскәү өлкәсе), “Дизель” (Пенза), “Нефтяник” (Әлмәт), “Сарматы” (Оренбург) һәм “Пестрецы”. Көн саен дүрт уен узачак, алар 9.30да һәм соңгы көнне 8.00дә башлана.
Безнең команда катнашындагы уеннар календаре: 16 август, 9.30да – “Нефтяник” белән, 14.45тә – “Сарматы” белән, 17 август, 16.15тә – “Витязь” белән, 18 август, 16.15тә – “Дизель” белән һәм 19 август, 12.30да – “Ак барс” белән. Бу уеннан соң ябылу тантанасы булачак.
Хөрмәтле спорт сөючеләр! Сезне спорт сараенда кызыклы, мавыктыргыч хоккей баталиялары карарга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа