Питрәчлеләр туган җирләрен җиңүләре белән данлый
Татар мәдәни мирасы объектларының иң күренеклеләре турында сүз кузгалганда, безнең күз алдына һәрвакыт милли ризык чәк-чәк, өчпочмак, матур итеп чигелгән түбәтәйләр килә, кабатланмас җырлар, бер телгә дә тәрҗемә ителми торган моң төшенчәсе искә төшә. Билбау көрәше дә бу исемлектә үзенчәлекле урын алып тора. Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган спорт төре, хәзер ул спортчылар өчен гадәти ярыш кебек кабул ителсә дә, ул әле дә үз үзенчәлеген югалтмаган.
Питрәчтә РФнең армспорт буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган турнир үтте.
- Без бу турнирны һәр елны бик яратып үткәрәбез. Ул бер үк вакытта ике максатка хезмәт итә: бу хөрмәткә лаек якташыбыз исемен мәңгеләштерү һәм яшьләрдә патриотлык хисләре һәм спортка мәхәббәт уяту, - диде район башлыгы Илһам Кашапов, ярышларда катнашучыларны сәламләп.
Ярышларда Казаннан, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Питрәч районыннан көрәшчеләр катнашты.
- Сез лаеклы рәвештә үзегезнең көрәшчеләрегез белән горурлана аласыз. Сезнең район күләмендә генә түгел, ә республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда лаеклы чыгыш ясый торган спортчыларыгыз һәм көрәшчеләрегез бар. Ә Рафаэль Сафиуллин кабатланмас кеше иде, ул көрәшче генә булмады, тракторда эшләде, ел саен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасындагы ярышларда призлы урыннар алды, - дип билгеләп үтте ТР Көрәш Федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.
Равил Гарифуллович татар халкының мәдәни мирасы – милли көрәш үсешенә зур өлеш керткәне өчен Питрәч балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинга ТР Көрәш Федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды һәм исемле сәгать белән бүләкләде.
Киеренке көрәштә төрле үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр дип Инсаф Ногманов (Казан), Илназ Гайфетдинов (Мамадыш), Данияр Сибгатуллин (Ленино-Кокушкино), Ислам Шәйдуллин (Казан), Булат Илмәтов (Питрәч), Илһам Гайфетдинов (Мамадыш), Илнур Идрисов (Питрәч), Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Павел Семенов (Питрәч) җиңүче булды. Питрәч командалары арасында беренче урынны “Ак барс Питрәч” командасы яулады, икенче урында – “Ак барс” кошчылык комплексы, өченче урында – Күн авылы командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа