РЕСПУБЛИКА ЧЕМПИОНЫ ПИТРӘЧТӘ БИЛГЕЛЕ БУЛАЧАК
Быел “А” төркемендәге ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан чемпионнары һәм призерлары “Питрәч-Арена” боз сараенда билгеләнәчәк.
Финал уеннарында республиканың иң көчле дүрт командасы уйнаячак.
16 март көнне 14.30 сәгатьтә “Тюлячи” һәм “Лачын” (Актаныш) командалары бозга чыгачак, 17.00 сәгатьтә “Пестрецы” һәм “Тимерхан” (Байлар Сабасы) финалга чыгу өчен көч сынашачак.
Киләсе көнне 10.00 сәгатьтә өченче урын өчен уен, ә 12.30да – Татарстан чемпионы исеме өчен төп финал үтәчәк.
Барлык спорт яратучыларны бу ял көннәрендә боз сараенда мавыктыргыч уен карарга һәм яраткан командалар өчен җан атарга көтәбез.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа