Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шәле авылында җирле балалар өчен дзюдо буенча күрсәтмә күнекмәләр узды

Яшь дзюдочыларга кунакка ТР дзюдо федерациясе вәкилләре килде, алар бу спорт төре тарихы буенча лекция сөйләделәр һәм тренировка үткәрделәр.

Питрәч районында Шәле авылы мәдәният йортының спорт залында җирле балалар өчен дзюдо буенча күрсәтмә күнекмәләр узды. 

Яшь спортчылар өчен күрсәтмә тренировкаларны «Батыр» Республика олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры, СССР спорт мастеры Виктор Омельченко, шәкертләре - Россиянең спорт мастеры Полина Каменева һәм Владислав Омельченко белән бергә үткәрде. Спортчылар балаларга дзюдо техникасын, төрле акробатик һәм тиешле күнегүләр күрсәттеләр.

Тренировкалар тәмамлангач, федерация вәкиле Маргарита Берзегова видеороликлар күрсәтте һәм балаларга дзюдо барлыкка килү һәм үсеш тарихы, Россиянең һәм дөньяның күренекле дзюдочылары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше