Уен тәмам, чемпион исеме билгеле
Менә инде безнең илдә үткәрелгән футбол буенча XXI Дөнья чемпионаты төгәлләнде. Россиянең унбер шәһәре стадионнарында чемпион исемен яулау өчен дөньяның утыз иң көчле җыелма командалары көрәште.
Бер ай дәвамында футбол яратучылар дөньяның иң яхшы уенчылары башкаруында искиткеч уеннар карап ләззәтләнде. Шушы вакыт эчендә матур уеннарны күрү өчен өч миллионнан артык җанатар стадионнарга килде. Һәм, ФИФА җитәкчеләре, уенчылар, җанатарлар сүзләренчә, бу дөнья чемпионаты тарихка иң яхшы мундиаль буларак кереп калды.
Чемпион исеме өчен финалда ике иң көчле – Франция һәм Хорватия командалары уйнады. Уен бик кызыклы һәм киеренке булды. Нәтиҗәдә, французлар көчлерәк булып чыкты, алар финал уенда 4:2 исәбендә җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионнары булдылар.
Өченче урында Бельгия җыелма командасы. Безнең илнең җыелма командасы да бик яхшы футбол күрсәтте һәм дөньяның иң көчле командалары сигезлегенә кереп, үз тарихында яхшы нәтиҗәләргә иреште. 1966 елда дүртенче урын алып, иң югары нәтиҗәгә СССР җыелма командасы ирешкән иде.
Дөнья чемпионатының иң яхшы уенчысы булып хорватиялеләр капитаны Лука Модрич, иң яхшы һөҗүмче булып Англия җыелма командасыннан Гарри Кейн танылды, “гол+пас” системасы буенча иң файдалы уенчы – Антуан Гризман, ул 4 гол кертте һәм 3 пас бирде.
Әлеге чемпионаттан соң, футбол белән шөгыльләнүчеләр саны тагын да артыр, футбол хәзер бик күпләрнең күңелләрен яулады. Киләсе дөнья чемпионаты дүрт елдан соң Катарда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia