Узышта катнашу – бу инде җиңү
Шимбә көнне сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар Питрәч үзәк мәйданында җыелды. Монда район чарасы - "Сәламәтлек километрлары" велосипедчылар узышы узды.
Велосипедчылар узышында катнашу өчен сәгать унда егермедән артык кеше җыелды. Районда актив тормыш рәвеше алып баручылар бик күп. Алар арасында велосипед спортыниүз итүчеләр дә аз түгел
- Мин велосипед спорты белән күптәннән шөгыльләнәм, - ди команда-штаб уеннары хезмәткәре Валентина Сурикова, - без гаиләбез белән көн саен кич белән велосипедта йөрибез. Җәй көне - велосипедта, ә кышын чаңгыга басабыз. Моннан тыш, барлык чараларда, сәламәтлек көнендә, "Россия чаңгы юлы"нда, "Милләтләр кроссы"нда катнашабыз. Һәм бүген дә бик теләп стартка чыгам.
Олылар белән бергә монда балалар да катнашты. Аларның иң кечесе - Данил Галләмов, аңа барлыгы биш кенә яшь. Ләкин, моңа карамастан, ул үзенең "тимер ат"ы белән чын егетләрчә идарә итә.
- Мин велосипедта йөрергә яратам, бүген монда килдем һәм олылардан калышмаска, бу дистанцияне узарга тырышачакмын, - диде Данил старт алдыннан, бераз гына дулкынланып.
Регина Тимофееваны инде тәҗрибәле спортчы дип әйтергә була, ул Питрәчнең 2 нче мәктәбе укучысы һәм спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә: баскетбол, волейбол, чаңгы спорты һәм җиңел атлетика.
- Велосипед спорты - минем иң яраткан спорт төрләренең берсе, - диде ул, - дус кызларым белән көн саен кич белән якынча ун километр узабыз. Бүген бу ярыш түгел, шуңа күрә бик рәхәтләнеп узырбыз.
Ул арада халыкара яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Виктор Курмышев велосипедчылар узышында катнашучылрга уңышлар теләде һәм старт бирде. Барысы да юл-патруль автомобиле озатуында билгеләнгән маршрут буенча юл алды. Һава шартларын исәпкә алып, оештыручыларга дистанцияне кыскартырга туры килде. Ул өч километрдан артык юлны тәшкил итте. Төркем үзәк мәйданнан кузгалды, Җиңү паркы аша узды һәм бөтен велосипедчылар да наратлык стадионында финиш алдылар.
Велосипедчылар узышында катнашучылар да акциядән канәгать калды, чөнки аның ярдәмендә алар тагын бер көнне сәламәт яшәү рәвешенә багышладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа