“Виктория”гә янә тиңнәр юк
Спорт

“Виктория”гә янә тиңнәр юк

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелеге тәмамланды. Питрәч, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле һәм Шәле авылыннан барлыгы унөч команда. Алар биш ай дәвамында ике әйләнәле система буенча район чемпионы һәм призерлар исеме өчен көч сынаштылар. Барлык уеннар да Питрәч балалар шәһәрчегендә урнашкан мини-футбол мәйданчыгында узды.

Район беренчелеге башыннан ук футбол яратучыларны интрига көтте. Лидерлыкны «Скиф» алды, яшь, тәҗрибәсе булмаган команда мөһим очколарын югалтып, көндәшләреннән артта калды.
Бу мөмкинлектән районның узган елгы чемпионы - «Виктория» файдаланды. Чемпион һәм тәҗрибәле команда буларак (команда составында хоккей буенча район җыелма командасының берничә әгъзасы уйный) турнирны тигез үткәрде, ә иң мөһиме - ул һәр очко өчен көрәште. Нәтиҗәдә, «Виктория» бөтен турнир өчен нибары ике тапкыр тигез исәпкә уйнады һәм бердәнбер матчта, соңгы турда «Скиф»ка 4:6 исәбенә оттырды. Бу очракта көндәшләргә җиңү кирәк иде.
Нәтиҗәдә, «Виктория» 65 очко җыйды, 142 туп кертте. Иң күп туп кертүче Артем Утяганов иде. Ул барлыгы 65 туп кертте. Артем шулай ук гол + пас системасы буенча 90 балл җыеп, турнирның иң яхшы бомбардиры булды. Икенче урында Эдуард Садыйков («Олимп») - 49 балл (26+23). Өченче урынны 47әр баллга ия Роман Мяткин («Аякс») – 33+14 һәм 30+17 баллга ия Андрей Тиханов («Скиф») бүлеште.
Турнир таблицасында икенче урынны «Скиф» алды - 51 очко, өченчедә – «Аякс» - 48, дүртенчедә- 48 (икесе дә Ленино-Кокушкинодан), бишенчедә – «Олимп» - 44, алтынчыда - «МанСити» - 36, җиденчедә – «Метеор» - 35, сигезенчедә – «Ак барс» (Татар Тау Иле) – 30, тугызынчында – «Легион» (Шәле) – 24, унынчыда - «Атлетико» – 23, унберенчедә - «Аврора» – 19, уникенчедә - «ТатХод» (Татар Тау Иле) – 13, унөченче урында - «Порто» - 13. Калган командалар Питрәч данын яклый.
Бу атнада район кубогына уеннар башланды һәм тиздән авыл яшьләре арасында футбол буенча кышкы район беренчелегенә дә старт биреләчәк.