Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яхшы башлангыч дәвам итәчәк

Декабрь-гыйнварда җирле үзидарә органнары һәм башкарма хакимиятнең дәүләт органнарының территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында район спартакиадасы булып узды.

Мондый ярышлар бездә беренче тапкыр уздырыла. Районда 21 авыл җирлеге эшли. Бөтенесе дә диярлек спорт ярышларында катнашты.
Спартакиада айга якын дәвам итте. Ярышларда катнашучылар 8 спорт төрендә көч сынашты. Зачетка шәхси нәтиҗәләр дә, команда нәтиҗәләре дә исәпкә алынып барды.
Өстәл теннисы ярышларында Шәле авыл җирлегеннән Гөлнара Сафина һәм район Советыннан Сергей Павлов җиңеп чыкты. Шашка ярышларында да Гөлнарага тиңнәр булмады. Ә ир-атлар арасында әлеге спорт төрендә Екатериновкадан Илфат Шакиров җиңү яулады.
Шахматчылар арасында беренчелек Ленино-Кокушкинодан Зөмәрә Әхмәтҗанова һәм Богородскидан Закир Зарипов кулында булды.
Гер һәм бадминтонда Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов җиңүче булып калды.
Бадминтон уйнаучы хатын-кызлар арасында Пановкадан Мария Золина беренчелекне кулында тотты.
"Әти, әни, һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесендә район Советыннан Павловлар һәм Кибәчтән Золиннар гаиләсе җиңү яулады.
Хәрәкәтле уеннарда күп команда җыелган иде. Кибәч, Кәвәл, Надеждино, Белкино, Богородск, авыл җирлекләре командаларын күрү бик күңелле иде. Алар волейбол, мини-футбол кебек ярышларда беренче тапкыр катнашты. Һәм һич тә сынатмадылар, яхшы чыгыш ясадылар. Әлеге командалар район дәрәҗәсендәге ярышларда катнашса, һич тә артык булмас. Ә менә Питрәч волейбол командасы, ниндидер сәбәп аркасында, ярышларда катнашмады. Югыйсә, район үзәгендә әлеге төр спортттан 6-7 команда бар.
Инде спартакиада җиңүчеләре һәм призерларының исемнәре атап китү кирәктер. Волейбол буенча күннәр - 1 нче урынны яулады, шәлеләр - 2 нче, Колай командасы 3 нче урын алды.
Мини-футболдан призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында - Ленино-Кокушкино, 2 нче урында - Питрәч, 3 нче урында - Кощак командасы.
Команда зачетында 1 нче урынны шәлеләр яулады (авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов), 2 нче урында Ленино-Кокушкино командасы (Альфред Сәлихов) һәм 3 нче урында Кибәч командасы (Рәмис Раимов).
Рәсемдә: Шәле һәм Күн командалары волейбол ярышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса