Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Алтынга төрелгән гомер юллары

2 октябрь көнне районның мәдәният йортында 50, 55, 60 ел элек гаилә учагын кабызып, бүгенге көндә дә иңне-иңгә куеп яшәүче парларны тәбрикләделәр. Ветераннар балалары һәм оныкларыннан гына түгел, авыл җирлеге башлыклары һәм район җитәкчелеге вәкилләреннән дә котлаулар кабул итте.

Озак еллар бергә яшәүчеләрдән: "Моның сере нидә?" - дип сорарга яраталар. Мөгаен, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан да аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәгәндә генә кешеләр илле һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер итә аладыр ул. Районның мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсендә сәхнәгә күтәрелгән парлар нәкъ менә шундыйлардан иде. Болар: Ленино-Кокушкино авылыннан 50 ел бергә яшәүче Валентина һәм Василий Колочковлар, Кибәк Иленнән 55 ел бергә гомер итүче Люция һәм Вәгыйз Сафиннар һәм Яңа Шигали авылыннан бриллиант туйларын (60 ел) билгеләп үтүче Прасковья һәм Алексей Макаровлар. Бу олугъ гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче парларның 50, 55, 60 еллык гомер тарихларына күз салып,тәфсилләп язарга утырсаң, үткәннәрне бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык, сөенеч тулы хәлләрне дә , ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган "алтын кияү" һәм "кәләшләрнең" үткән тормышларына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел.
Ленино-Кокушкино авылыннан Валентин һәм Василий Колочковларның парлы гомерләре 1962 елда башлана.Ул елларда зур туйлар үткәрмәсәләр дә, мәхәббәт һәм җылы мөнәсәбәтләр белән илле ел бергә гомер итәләр. Алар икесе дә гомер буе кошчылык фабрикасында эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге тормышлары да түгәрәк : 50 ел элек кабызган гаилә учагының җылысында туган 4 балалары,10 онык һәм 4 оныкчыкларына сөенеп яшиләр.
Кибәк Иле авылыннан килгән зөбәрҗәт туйларын билгеләп итүче Люция һәм Вәгыйз Сафиннар гаиләсенә дә сокланмыйча мөмкин түгел. Үз вакытында иң яхшы умартачы булган Вәгыйз абый укытучы булып эшләгән Люция апага бер күрүдә гашыйк була. Шуннан бирле инде 55 ел гомер үткән, ә алар әле бүгенге көндә дә тормыштан ямь табып яшиләр. Үзара гел ихтирам итешеп яшәгән бу сөйкемле парны бүгенге көндә авылдашлары бик хөрмәт итә, якыннары ярата, балалары олылый.
Ә менә 60 ел бергә гомер кичереп, бриллиант туйга җитүче Прасковья һәм Алексей Макаровлар аеруча зур игътибарга лаек. Аларның да гомер юллары эштә үтә. Берсеннән-берсе акыллы 4 бала үстереп, бүгенге көндә 7онык һәм 3 оныкчыкларына куанып яшиләр. Аларның гаиләләре дә авылдашлары арасында зур абруй казана.
Бу көнне хөрмәтле юбилярлар балалары һәм оныкларыннан гына түгел, район җитәкчелеге вәкилләреннән дә котлаулар кабул итте. Алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйлары белән аларны районның башкарма комитет җитәкчесе Азат Вәлиуллин котлады. Ветераннарга изге теләкләрен халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина һәм авыл җирлекләре башлыклары да җиткерде. Районның үзешчән артистлары башкарган җырлар да бәйрәмгә ямь өстәде.
Районыбызда быел барлыгы 62 пар сокландыргыч гомер юбилейларын билгеләп үтә. Шуларның 33е иңне-иңгә куеп - 50 ел, 19 пар - 55 ел, ә 7 пар 60 ел бергә тормыш итә. Ә кайберәүләр бу чикне дә уза! Районыбызда 3 гаилә мәхәббәт һәм татулыкта инде 65 ел гомер кичерә. Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 50-60 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X