Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кемгә өметләнергә?

Безнең районда тормышның барлык өлкәләре тигез үсештә, шулай да төп юнәлеш - авыл хуҗалыгы.

Бу тармак тулаем районның социаль-икътисади үсешен билгели дә инде. Илебез өчен әлеге тармакның мөһимлеген исәпкә алып, аграрийлар өчен дәүләт яклавының дистәләгән төре бар. Хәбәрчебез район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабировтан район авыл хуҗалыгы үсешендә аларның роле һәм питрәчлеләрнең мондый ярдәмнәрдән файдалануы турында белеште.

Узган ел Питрәч игенчеләре барлыгы 75 мең 340 тонна ашлык җыеп алды, гектардан уңыш чыгышы 23,1 центнер тәшкил итте. Шулай ук терлекчелек өлкәсендә дә тулаем продукция күләме арту күзәтелә һәм ел ахырына ул 107 процент тәшкил итте. 2017 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлек 13086 баш тәшкил итә. Аларның продуктлылыгы да артты, гомуми тулаем савым 20676 тонна тәшкил итә. Узган елда 33,7 мең тонна ит җитештерелгән. Район авыл хуҗалыгы үсешендә дәүләт ярдәме дә шактый зур роль уйный.

- Ирек Рәсүлович, соңгы вакытларда хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә кече һәм урта бизнеска ярдәм кирәклеге турында еш телгә алалар. Дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә зур ярдәм күрсәтә. Питрәчлеләр дәүләттән мондый ярдәм аламы?

- 2016 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен хуплау өчен төрле дәрәҗә бюджеттан 226 миллион сумлык субсидия бүлеп бирелде. Шулай ук район авыл хуҗалыгы формированиеләре өчен "Сыер абзарларына капиталь ремонт һәм силос-сенаж траншеялары капиталь төзелеше" программасы тормышка ашырылу зур ярдәм булды. Районда программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле 100 башка исәпләнгән 9 ферма һәм 200 башка исәпләнгән 6 ферма ремонтланды. 7 силос-сенаж траншеясы төзелде, бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт шартларын күпкә яхшырту һәм җитештерү күрсәткечләрен арттырырга мөмкинлек бирде.

2012 елдан "Татарстан Республикасында эш башлап җибәрүче фермерларга ярдәм" программасы буенча сигез крестьян-фермер хуҗалыгы гомуми 2,985 миллион сумлык грант алды. "Татарстан республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше" программасы буенча дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы 10,4 миллион сумлык грант алды. Мәсәлән, бездә мондый ярдәм нәтиҗәсендә Надеждино авылында Тимур Ходжаев һәм Дамир Байгильдин сарык асраучылык белән шөгыльләнә, Татар Тау Илендә Ришат Булатов үз эше белән мәшгуль. Бездә андый мисаллар күп.

- Соңгы еллардагы тәҗрибәдән күренгәнчә, тармакның киләчәге хуҗалык итүнең кече формаларында. Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында эшләр ничек тора? Алар өчен нинди ярдәмнәр каралган?

- Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән беррәттән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтелә. Мисал өчен, сөт җитештерү юнәлешендә мини-ферма төзелеше өчен Шәле авылыннан Кәримовлар гаиләсе 200 мең сум күләмендә субсидия алды. Алар инде ун савым сыерына исәпләнгән ферма салдылар. Моннан тыш яшь кошлар, ягъни бройлерлар, үрдәкләр, казлар, күркәләр сатып алуга киткән чыгымнарны кайтару өчен 43 хуҗалык субсидия алды. Савым сыерларын, кәҗәләр асрау өчен чыгымнарны кайтаруга субсидия бүлеп бирелә. Күп кенә эшлекле питрәчлеләр алардан файдаланды инде.

- Бу елда да аграрийларга ярдәм күрсәтү программалары үз эшләрен дәвам итәчәкме?

- Алга таба авыл хуҗалыгы продуктлылыгын арттыру өчен резервлар җитәрлек. Шулай да төп резерв булып кеше кала. Җитештерүнең әлеге төрен җиңел дип әйтеп булмый. Һәркем дә авылда эшләргә сәләтле түгел, әлеге хезмәт мөһим игътибар таләп итә. Үз эшенә тугры кешеләргә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Дәүләт ярдәме алу өчен аларның җитештерү үсешенә тотылуын, һәр сумның киләчәк өчен тотылуын расларга кирәк. Беренче чиратта, үзенә ышанган һәм эштән курыкмаган кешеләр ота да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса