Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бакчага йөргән өчен акчаны икегә бүлеп түлә

Яңа елдан Питрәч ата-аналарына сабыйларын балалар бакчасына йөрткән өчен бүлеп түләү мөмкинлеге бирелә. Бу гаилә бюджетына бераз җиңеллек китерәчәк. Әмма бу мөмкинлектән бөтенесе дә файдалана алмаячак.

2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү арта. Бу турыда мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә үткәрелгән ата-аналар җыелышларында әйтелде, аңлатылды. Күпләрне өстәмә компенсация алу өчен тиешле документлар җыю мәсьәләсе борчуга салды. Ул җирле бюджет средстволары исәбенә биреләчәк.
Ул шактый сизелерлек күләмдә, бигрәк тә ишле балалы гаиләләр һәм керемнәре бер кешегә 10 меңнән кимрәк булган гаиләләргә, булачак. Инде язып үткәнебезчә, Татарстан, гомуми федераль компенсацияләрдән тыш, гаиләләргә ярдәм йөзеннән республика казнасыннан да өстәмә акча бүлеп бирергә теләк белдергән бердәнбер төбәк булды. Аның күләме гаилә әгъзаларының керемнәренә карап билгеләнә: аене 10 мең сумга кадәр, 10 меңнән 15 мең сумга һәм 15 меңнән 20 мең сумга кадәр. Әгәр керемнәр гаиләнең һәр әгъзасына 20 мең сумнан артып китсә, республика компенсациясе түләнми, федераль ярдәм саклана.
Барлык тиешле документлар җыю балалар бакчаларында башкарыла. Анда халыкны социаль яклау идарәсе белгечләре килә. бу график нигезендә алып барыла һәм ата-аналарга алдан тәрбияче хәбәр итеп, кисәтеп куя.
- Районда 13 балалар бакчасы эшләп килә. Аларда 1170 бала йөри. Шуларның дүртесендә бүгенге көндә документлар җыю төгәлләнде. Теге яки бу сәбәп белән документларны график нигезендә билгеләнгән көннәрдә җыеп өлгермәгән ата-аналар аларны социаль яклау идарәсенә тапшырачак. График нигезендә социаль яклау идарәсе белгечләре район мәктәпкәчә учреждениеләрнең бөтенесендә дә булачак, - диде идарә җитәкчесе Эльгиза Фәйзуллина.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин Министрлар Кабинетында үткән брифингта хәбәр иткәнчә, ата-аналарның хәленә берникадәр кереп, аларга балалар бакчалары өчен бүлеп түләргә рөхсәт ителгән. Министр сүзенә караганда, мондый мөмкинлек гаиләнең бер әгъзасына айлык керем 10 мең сумга якын тәшкил иткән очракта гына бирелә. Ата-ана түләвенең калган икенче өлешен алар компенсация алгач кертә ала. Эльгиза Фәйзуллина сүзләренә караганда, компенсацияләр яңа елның февраль аеннан килә башлаячак.

Өстәмә компенсация алу өчен кирәкле документлар
1. Гаиләдәге барлык балаларның туу турындагы таныклыклары күчермәсе
2.Соңгы 3 айга гаиләнең һәр әгъзасына керем турындагы белешмәләр
3. Балалар бакчасы белән килешү күчермәсе
4. Балалар бакчасына түләгән квитанцияләр күчермәләре
5. Компенсация күчереләчәк банкның исәп-хисап номеры
6. Ата-ананың берәрсенең яки опекунның паспорты күчермәсе.

Районның дүрт балалар бакчасында документлар җыю төгәлләнгән. Аларга 603 бала йөри. Шулардан 133 мәктәпкәчә яшьтәге баланың ата-анасы өстәмә компенсация алу өчен әле мөрәҗәгать итмәгән, 131 баланың әти-әнисе аңа дәгъва итми, 91 баланың әти-әнисе документ җыюны кичектереп тора, 14 гаиләнең бер гаилә әгъзасына айлык керем 20 меңнән артмый, 14 бала районда пропискада түгел, аларның ата-аналары прописка урыны буенча өстәмә компенсация сорап мөрәҗәгать итәчәк, 5 баланың Россия гражданлыгы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса