Балаларны вакытлыча башка приютка урнаштырдылар
Яңа елның беренче көннәреннән үк безнең районда республика прпограммасы буенча социаль биналар, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре башланды. Инде кайбер объектларда ремонт эшләре тулы куәткә бара.
Районның икенче мәктәбе территориясендәге ике катлы бина 1975 елда төзелгән, 28 елдан соң, 2003 елда монда "Шатлык" балалар социаль приюты ачылды. Хәзер монда төрле яшьтәге егерме биш бала тәрбияләнә. Балалар район үзәге мәктәпләрендә белем генә алып калмый, ә актив тормыш рәвеше дә алып баралар, алар төрле чараларда катнашалар.
Приют бинасында олы тормышка яраклашу өчен кирәкле күнекмәләр алу өчен яхшы шартлар тудырылган, балалар белән тәҗрибәле укытучылар шөгыльләнә, алар приютта тәрбияләнүчеләрне тегәргә, кул эшләренә өйрәтә. Моның өчен монда тегү, столяр мастерскойлары һәм башкалар бар.
- Биналарны ремонтлау эшләре һәм җайланмаларны яңарту даими алып барыла, - диде приют директоры Резеда Хәлилова. - Узган елның декабрендә спонсорлар ярдәме белән кызлар өчен йокы бүлмәсенә бер миллион сумлык капиталь ремонт ясалды. Яңа елдан соң ук хәйрия фонды ярдәмендә тегү һәм столяр мастерскойларына ремонт ясалды. Безгә яңа тегү машиналары һәм столяр станоклары сатып алдылар.
15 марттан республика программасы буенча, безнең бинаның азык блогында капиталь ремонт башланды. Ремонт барышында кухняда һәм ашханәдә төзекләндерү эшләре булачак. Ремонтка бер миллион сигез йөз мең сум бүленеп бирелгән.
Безнең приютта тәрбияләнүче балаларга мондый игътибар күрсәткәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә без бик рәхмәтле.
Төзүчеләр ремонт эшләрен 30 апрельгә кадәр төгәлләргә вәгъдә итә. Әлбәттә, сыйфатлы ремонт ясау өчен бу вакыт җитәрлек. Бина да бик нык үзгәрәчәк, матураячак. "Шатлык" социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә әлеге ремонтка бик шатланачак.
- Ремонт эшләре вакытында без ун баланы Балык Бистәсе районындагы "Акчарлак" приютына җибәреп тордык. Җирле балаларны, уку процессын туктатмас өчен, өйләренә озаттык.
Азык блогында әлегә демонтаж эшләре бара, анда иске бүлмәләрне, санузелны, канализацияне, су системасын төзекләндерәләр, иске плитәләрне алыштыралар. Электр үткәргечләрне алыштыруга керештеләр инде. Гомумән, "Шатлык"та ремонт тулы куәткә бара. Төзүчеләр балаларга һәм тәрбиячеләргә җайлы һәм уңайлы булсын өчен тырышалар.
Тәҗрибәле электрчы Алмаз Нигъмәтҗанов мондый эшләрне беренче генә тапкыр башкармый, ул һәм аның бригадасы электр хуҗалыгы монтажы һәм демонтажы белән инде 2009 елдан бирле шөгыльләнәләр.
- Әлеге объектта дүрт электрчы эшли, без инде электр үткәргечләрен алыштырырга керештек, иртәнге сигездән алып кичке сәгать алтыга кадәр эшлибез. Эш өчен кирәкле материаллар бар, эшләрне вакытында төгәлләрбез, дип өметләнәм.
Ремонт вакытында, биредә пенсионерлар Фәрит Вәлиев һәм Гарәфетдин Шәмсетдинов составында халык контроле дә эшли. Алар эш барышын көн саен контрольдә тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа