«Безнең мәнфәгатьләрне яклаучыларны сайлыйбыз”
Безнең районда, бөтен илдәге кебек, алдан тавыш бирү көне узды. “Бердәм Россия” партиясе алга таба ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар итеп күрсәтү өчен кандидатуралар билгели. Хисап участокларында (бөтен район буенча алар бишәү иде) сайлаучыларга бер мандатлы һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге күрсәтелгән ике бюллетень бирелде. Бу сайлауларда бер, берничә яки берьюлы барлык кандидатлар өчен дә тавыш бирергә була иде.
- Алдан тавыш бирү безгә кемне сайлавыбызны ачыкларга ярдәм итә. Әгәр дөрес тавыш биргәнбез икән, бу кандидат максималь санда тавыш җыя, аны күпләр хуплый дигән сүз, сайлавыбыз дөрес түгел икән, безнең әле башка кандидатны сайлау мөмкинлегебез дә бар, - дип уртаклашты безнең белән Питрәч авылында яшәүче Елена Сәйфетдинова.
- Без бүген үзебезнең җаваплылыгыбызны күрсәтү өчен килдек. Безнең мәнфәгатьләребезне яклаучы һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыручы кешеләрне сайлап алу – җаваплы адым. Әлбәттә, хәзерге вакытта районда күп эшләр башкарылган, әмма алда әле тормышка ашырылырга тиешле перспективалы проектлар күп, - дип сөйләде тавыш бирүдә катнашучы тагын бер питрәчле Елена Егошина.
Чараны үткәрүне оештыруны ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре дә бәяләде.
- Без тавыш бирүдә катнашучыларның күп булуына гаҗәпләндек һәм моңа бик шатбыз. Район яшьләренең чарада актив катнашуы сөендерә, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыятен үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Валентин Паймухин.
Чыннан да, килүчеләр шактый күп иде, безнең районда хисап участокларына сайлаучыларның 17 проценты килде.
Ленино-Кокушкино авылында Яшьләр үзәгендә урнашкан хисап участокларының берсендә район башлыгы Илһам Кашапов та тавыш бирде, ул анда безнең районда республика программалары һәм милли проектлар кысаларында төзелә торган объектларда булганнан соң килде.
Район башлыгы төзелеш мәйданчыкларын карап чыгуны Пановка авылыннан башлады, биредә яңа табиблык амбулаториясен төзүгә керештеләр. Районда андый объектлар аз түгел: Питрәчтә яңа спорт залы төзелә, Ленино-Кокушкинода быел заманча ял паркы барлыкка киләчәк. Ә Татар Тау Иле авылында шушы көннәрдә яңа күп функцияле спорт мәйданчыгы төзелешенә керештеләр. Эшләрне июль аенда тәмамларга планлаштыралар. Моннан тыш Илһам Миннеханович юлларны, күперләрне ремонтлау барышын бәяләде, Пимәр авылындагы карьерда булды, үләт базларындагы хәл белән танышты.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә килгәндә, безнең район буенча алдынгы позицияне Илһам Кашапов алды, аңа сайлаучыларның 90,3 проценты тавыш бирде. Кандидатларның гомуми исемлеге буенча беренче урында Фәрит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа