Чыты авылында яшәүче Мөнәвәрә Һадиуллинага туксан яшь тулды
Озын гомерле әбиләр – авылның горурлыгы
Чыты авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Мөнәвәрә Һадиуллинага туксан яшь тулды.
Юбилярның ире Хәкимулла абый 10 ел элек вафат булган. Алар бергә озын гомер кичергәннәр, шатлыкта да, кайгыда да гел янәшә булганнар, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Мөнәвәрә Якуп кызы кече улы гаиләсе белән яши. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Руслан Вәлиуллин килде. Ул аңа район башлыгы исеменнән бүләк, шулай ук Россия Президенты исеменнән шәхси хат тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа